|
Татарстан тарихында беренче мәртәбә республика президенты мәчеттә гает намазын укыды. 1552 елда Казан ханлыгы җимерелгәннән соң, 459 елга өзелеп торган гадәтне Рөстәм Миңнеханов кире кайтарды. Президент белән «Мәрҗәни» мәчетенә Казан башлыгы Илсур Метшин, Төркиянең Казандагы консулы Әхмәт Акынты (Ahmet Akinti), шәһәр мэриясенең күпсанлы хезмәткәрләре, президент аппаратының дини оешмалар белән эшләү идарәсе җитәкчесе Марат Гатин килде. Олы дәүләт кунакларын бәләкәй малае белән Татарстан мөфтие Илдус Фәиз, Казан мөхтәсибе Мансур Җәләлетдин, Баш казый Җәлил Фазлыев каршы алды. Президент Казан мөхтәсибәтенә бүләк әзерләгән – Тойота машинасы. Аның ачкычларын ул Мансур Җәләлетдингә тапшырды. 1552 елдан соң беренче төзелгән таш мәчеткә җыелган күпсанлы халыкка Илдус Фәиз вәгазь сөйләде. Мөфти үз чыгышында президентның гаеткә килүен тарихи вакыйга дип атады. Рөстәм Миңнехановның гаеттән "Mitsubishi i MiEV” электромобиле руле артында кайтып китүе турында аерым әйтергә кирәк. Өстәвенә, президент Казан башлыгы Илсур Метшинны да электромобиленә утыртып алып китте. Тимер Сәгыйтев
Добавил: redaktor | Рейтинг: 0.0/0 |
|