«  Апрель 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930



Мусульманские праздники

Код нашей кнопки для вашего сайта

Духовное Управление Мусульман Чувашской Республики



Просто скопируйте этот текст в html-код своей странички. Код валиден и содержит только ссылку на наш сайт и изображение самой кнопки.






Яндекс.Погода
Главная » 2011 » Апрель » 16 » Чувашия татарлары бөек әдибебез Габдулла әфәнде Тукайны искә алу кичәсен үткәрде

 Чувашия татарлары бөек әдибебез Габдулла әфәнде Тукайны искә алу кичәсен үткәрде

Җомга көн 15 март Урмайда Комсомол районы татар милли -мәдәни мөхтәрияте тарафыннан оештырылган Г.Тукайның тууына 125 елына багышланган тантаналы кичә узды. Кичәдә Чувашия Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән Мөфтиятнен аппарат җитәкчесе Мансур хазрәт Хайбуллов тәбрик сәламен җиткерде.

Хөрмәтле  дуслар,  кунаклар, кадерле  балалар!

Әссәлмүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү

Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм республикабыздагы  50 гә якын мәчет-мәхәлләләр исеменнән сезне Аллаһы тәгаләнең сәләме белән  сәләмләргә рөхсәт итегез.

Беләсез,  Чуашстан  Диния нәзарәте белән  республиканың  татар  автономиясе  кулга-кул тотынып, гел  бергә хәрәкәт итте.  Дөрес,  бүгенге  чарада  Чуашстан  мөфтие Албир хәзрәт Крганов катнаша алмый.  Ул  Уренгой шәһәрендә сәфәрдә, мәчет ачу тантанасында катнаша бүген.  Әмма,  кичә дә,  бүген дә  ул  телефон аша шалтыратып,  үзенең  сәләмнәрен җиткерүне сорады.  Шулай ук әлеге чараны оештыручыларга тирән рәхмәтләрен белдерде.   Өстемдәге  йөкләмәне җиткереп,  сәләмнәрен  җиткерәм,  Әссәләмүгаләйкүм.

Бүген  олы бәйрәм уңаеннан җыелдык. Шагыйребез  Габдулла  Тукайның  тууына  125 ел.  Бүгенге көндә бөтен татар дөньясы,  төрки дөнья  Габдулла Тукайның 125 еллыгын бәйрәм итә.  Чынлап та,  бу фани дөньяда 27 ел гына яшәп тә,  халык күңеленә шул кадәр тирән кереп калган  башка  шагыйрь юктыр.  Юкка гына түгел бит, Габдулла  Тукайны  милли йолдыз дип әйтәләр.  Бар саулыгын, бар  көчен  татарга биргән, шушы халык өчен янган-көйгән һәм ахыр чиктә   якты йолдыз кебек,  атылган  йолдыз кебек бер символга әйләнгән 27 яшьлек егет.

Әмма, туганнар,  дуслар, Тукайны без бүген  дә белеп бетермибез.  Дөрес,  мәктәпләрдә дә, китаплар аша да без Тукайны өйрәндек.  Әмма,  ул  данлыклы мулла  баласы булганлыгын да,  гомере буе Аллаһы Тәгаләнең барлыгын танып,  аның  берлегенә ышанып яшәгән шагыйрь икәнлеген дә истән чыгармый. 

Тукай,  кайбер кара йөрәкле кешеләрне сүккән.  Әмма динне түгел.  Тукай тәнкыйтьләгән  кайбер начар  гадәтләрне, әмма  Ислам диненең  әхлагын   алга куйган.  Бер шигырендә дә бит ул,

 "И бәһале, әй кадерле,  әй сөйкемле син бала,

  һәрвакыт  таян син  Аллага”

дип яза.  Яки,  тагын бер шигырендә,  күңелем моңсуланса,    укыйм Коръән дип яза.

Габдулла Тукайны һәр татар йөрәгендә йөретә.  Кимендә,  аның  Туган тел шигырен белә.  Чөнки, ий Туган тел, и матур тел дип  җырлап,  татар  үз теленең кадерен белде.  Бу шигырендә  Габдулла Тукай  "И туган тел, синдә  булган,  иң элек кылган догам” дип яза.  Аннан соң, Аллаһы тәгаләгә мөрәҗәгат итеп,  "Ярлыкагыл дип үзем һәм, әткәм-әнкәмне Ходам дип  Аллага  ялвара. 

Шуңа күрә, хөрмәтле дуслар,  Тукайны  совет заманы динсез бер шагыйрь дип күрсәтергә тырышса да,  онытмаска кирәк,  Габдулла Тукаебыз дини  шигырләр дә күп язды. Күп әсәрләрендә  Аллага мөрәҗәгать итте.  Коръән укып  күңелен тынычландырганын  язды.  Балаларга киңәш итеп,  китап укы,  Аллага сәҗдә кыл  дип  нәсыйхәт кылды.

Инде,  бүгенге чарага әйләнеп кайтсак.  Чуашстан татар автономиясе бик олы эш башкарды.  Күрдегезме, балаларыбыз, хәтта башка милләттән булганнары да,  күпме  язмалар,  рәсемнәр тудырганнар.  Тукайның арабыздан киткәненә инде  йөз елдан артык вакыт узса да,  яшьләр дә,  балалар да аның  әсәрләренә, иҗатына битараф түгел. 

Татар  автономиясе, аерым алган  аның җитәкчеләре,  Фәрит абый  сез,  Рамик  абыйлар,  зур  эш башкардыгыз . Чуашстандагы татарларга , бигрәк тә яшь буынга  Тукайны яңадан кайтардыгыз . Моның өчен  сезгә  ихлас рәхмәтләребезне  белдерәбез.

Инде,  сүземне  йомгаклап, шуны әйтәсем килә,  дуслар,  онытмыйк Тукайны.  Аны  менә мондый чаралар барышында гына түгел, даими укыйк,  аңларга тырышыйк,  чөнки,  аның әсәрләрендә ачылмаган серләр дә, гыйбрәтләр дә күп. Рәхмәт барыгызга да.

Добавил: redaktor | Рейтинг: 0.0/0 |






Карта Чебоксар

Карта Чувашии

Официальный сайт Всемирного конгресса татар

Всемирный форум татарской молодежи

Официальный сайт татарской общины Самарской области

Татарский независимый портал

Татарский Всемирный сервер

TATARICA - татарский мир

Первый сайт астраханских татар

Татары Урала

Татары Башкортостана

Общение в татарском мире

Агенство Татарстана по массовой коммуникации

Караоке по-татарски

Совет деревни Урмаево

Общественная организация «Национально-культурная автономия татар Чувашской Республики»

Список членов Совета общественной организации «НКАТ ЧР» на 2008год

Сведения об истории татарской диаспоры Чувашской Республики

Татарское население районов и городов Чувашской Республики по данным переписи населения 2002года

Татарские творческие коллективы Чувашии


Наши друзья:
Проекты CRM Документы //tokaevo.ucoz.ru
http://www.umma.ru
http://tatar-congress.org
http://muslime-penza.ru/
Сайт создан в системе uCoz
2008 © Духовное управление Мусульман Чувашской Республики