Республика мөселманнарының чираттан тыш Vкорылтаенда Татарстан
мөфтие итеп Илдус Фәиз сайланды. Корылтайда сүз динне, татар милләтен саклау,
бердәмлек турында барды.
Иң башта сүз Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка бирелде. Президент чыгышында
ата-баба мирасын кадерләү, дини эшне Әбү Хәнифә мәзһәбе нигезендә алып бару
турында әйтеп китте. Имамнар башлаган эш дәүләт ягыннан һәрвакыт хупланачагын
вәгъдә итте. Дини яңарыш эшендә районнарның ныклап катнашырга тиешлекләрен
белдерде.
"Район башлыклары динчеләрнең үтенечләренә игътибар итегез.2013 елда
Казанда универсиада уза. Анда үзебезне лаеклы күрсәтербез”, ди
Миңнеханов.
Татарстан президенты Болгар шәһәрен торгызу турында да искә алды. Аның сүзләренчә,
тарихка сак караш, яшьләрдә милли аң тудыру өчен Болгарга зур игътибар бирелә.
Мәскәүләр һаман экстремизм эзли
Русия президенты администрациясенең баш киңәшчесе Алексей Гришин чыгышын Татарстан
мөфтиятенең Русиядә иң данлыклы нәзарәт икәнен сөйләүдән башласа, күбрәк
экстремизмга каршы көрәш юллары турында сөйләде.
Аның фикеренчә, мөфтиятнең яңа җитәкчелеге экстремизмга каршы идеологик яктан
каршы тору юлларын булдырырга, яшьләр белән эш алып барырга һәм матбугат аша
халыкны агарту якларын карарга тиеш. Бу эшләр өчен финанс яктан да ярдәм итәргә
вәгъдә бирде.
Исламны үстерү фонды җитәкчесе Дмитрий Бондаренко да түбәндәге мәсьәләләргә
тукталды. Татарстанда эшләп килгән кайбер урыс һәм татар сайтларында дини
вазгыять турында төрле фикерләр язылуын, кайбер сәхифәләрнең экстремистик булуына
басым ясады. Шулай итеп, федераллар Татарстанда һаман экстремизм чаткылары
эзләргә маташа.
Шулай да тавыш бирү ачык рәвештә узды һәм Илдус Фәиз мөфти итеп сайланды.
Аннан соң Татарстанның Баш казые итеп Җәлил Фазлыев, мөфтинең беренче урынбасары
булып ислам университетының шәригать факультеты деканы Габдулла Әдъгамов
сайланды.