|
Мөфти Албир хазарәт Крганов 13 апрелдә Казанда узган Татарстан Мөселманнары диния нәзарәтенең 5-нче чираттан тыш булган корылтаенда катнашты һәм яңа сайланган Мөфтине тәбрик итте.
Татарстан мөселманнары
Диния нәзарәте рәисе,
мөфти Илдус хәзрәт Фәизгә
Хөрмәтле Илдус хәзрәт!
Мәскәү,
Русиянең Үзәк өлеше вә Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәтләре, аларга багълы
булган мәхәлләләр һәм шәхсән үземнең исеменән Сезне Татарстан җөмһүрияте мөселманнары
мөфтие итеп сайлануыгыз белән, күңел түрләребездән чыккан ихлас котлауларыбыз
белән Сезне тәбрик итәбез.
Илдус
хәзрәт! Илебездә Исламның үсеше моннан егерме еллар элек бер дулкын булып
башланып китте. Татар-мөселман дөньясы да шул вакытта бер милли-дини яңарыш
кичерде. Ватылган-жимерелгән мәчетләребез яңадан аякка басты. Дистә еллар буе,
җелеге суырылган кебек, халкыбыз күңеленнән иман нурын суырырга тырышсалар да, милләтебез,
мөмкинлек булу белән үк, манаралар күтәреп кенә калмыйча, ул манараларны күңел
түрләрендә дә торгыза башлады. Шулай итеп, дини-милли алгарышта бер күпме алга
китү, мәхәллә-мәчетләребезне, мәктәп-мәдрәсәләребезне торгызу чоры булды.
Инде
татар-мөселман өммәте яңа бер дәвергә керде дип әйтеп була. Бу динебезнең тышкы
күренешләрен торгызу гына түгел, монысы милли-дини яңарышның сыйфатын күтәрү, Бөек
Болгар чорыннан ук калган, мең еллык булган тәҗрибәбезгә таянып,
ата-бабаларыбыздан өзлексез, силсәлә булып килгән дини мирасыбызны аякка
бастыру чоры дип әйтсәм, ялгышмамдыр. Бу күренеш тагы да нык көч, ихтыяр, иман
ныклыгы таләп итә. Сез шушы дәвердә, берничә мәдрәсә, ислами уку йортлары
булган, сибелгән вә чәчелгән татарның күз карасы булып торган Казан, меңъярымга
якын мәчет-мәхәлләләре булган Татарстан җөмһүриятенең мөфтие булып сайландыгыз.
Җәмәгатьчелек тә, имамнар да, хөкүмәт тә Сезгә олы ышанычын белдерде. Милли-дини
яңарышның икенче бер баскычында, Татарстанда бу эшне Сез җитәкләргә лаек дип табылды.
Бу халык ышанычы, милли зыялылар өмете, халкыбызның язмышы хәл ителгән баскыч.
Шушы вакыйга белән Сезне тагы бер кат ихластан котлыйбыз.
Эшлисе
эшләр, һичшиксез, күп. Эш барышында тәнкыйть тә, төрле сүзләр дә ишетелер. Әмма,
мөфти хәзрәт, динебез кушканча, тәнкыйтьнең яхшысын кулланып, гайбәт һәм фетнәләргә
урын куймыйча эш алып баруыгызны теләп калабыз. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә "Вәгътәсимү биһәблилләһи җәмигау вәлә
тәфәррәку” дип, бар мөселман өммәтен Аллаһы тәгаләнең җебенә бергәләп ябышырга
вә аерылышмаска чакыра. Бу аяти-кәримә эш барышында бер маяк булып торыр дип
уйлыйбыз.
Русиядә Ислам
дине тирән тарихка ия. Бу җирләрдә Ислам динебез көч белән түгел, дәгъвәт-хикмәт
белән керде. Аның калыплашкан институтлары барлыкка килде. Аллаһының рәхмәте, шушы
өммәтнең иң күпләп яшәгән урыннарының берсе - Татарстаныбыз булды. Сез, Татарстан
мөфтие буларак, Татарстаннан читтә булган милләттәшләребез, дин кардәшләребез
белән дә, ул төбәкләрдә калыплашып, уңышлы гына эшләп килүче мәхәллә, мәчет,
нәзарәтләр белән дә дустанә булып, мирас һәм күршелек хакларын хөрмәт итеп
гамәл кылырсыз дип өмет итәбез.
Хөрмәтле Илдус хәзрәт!
Тагы бер
кат Сезне олы һәм җаваплы вазыйфага сайлануыгыз белән чын йөрәктән чыккан теләкләр
белән котлыйм. Аллаһы Раббыбыз дин –мөбинебез юлында бергә-бергә, иңгә-иң булып
гамәлләр кылырга насыйп вә мөяссәр итсен. Илебезнең дини-милли яңарышында,
ата-бабаларыбыз мирасын торгызуда барчаларыбызга үрнәк булуын теләп калабыз.
Мәскәү, Русиянең Үзәк
өлеше вә
Чуашстан мөселманнары
Диния нәзарәтләре
рәисе,
Русия Иҗтимагый Пулаты
әгъзасы,
мөфти Албир хәзрәт Крганов
Добавил: redaktor | Рейтинг: 0.0/0 |
|