"1989
елда исламны кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм иткәндә 28 илдән килгән
татарлар белән Болгарның хәрабәләренә барган идек. Еладык, әрнедек,
яңгыр яуды. Аллага шөкер, догаларыбыз кабул булды. 21 ел дәвамында халык
белән Болгарга ел да тәүбә итәргә барабыз. Болгар музей гына түгел,
халык яши торган шәһәргә әйләнергә тиеш. Алла насыйп итсә, Шәһри Болгар
күтәрелер”, ди Таҗетдин.
Академик, тарихчы Индус Таһиров бу җыелышның тарихи вакыйга, татар күтәрелешенең бер билгесе булуына басым ясады.
"Шушы
җыелыш бөтенрусия күләмендәге өченче җыелышыбыз. Аның беренчесе 1919
елның май аенда Мәскәүдә булса, икенчесе Казанда июль аенда уза. Безнең
милләт тагын җыелды. Бу безнең өченче җыеныбыз”, ди ул.
Гомумән,
җыелышта татар халкының көчле, мәгърифәтле милләт булуы тагын бер кат
искә төшерелде. Татарның милләт булып саклануында диннең зур роль уйнавы
да күп чыгышларда әйтелде.
Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, шагыйрь Роберт Миңнуллин исә татарларга багышланган өр-яңа шигырен укып китте.
Бөтен Русия татар имамнары җыены 16 сентябрьдә ачылган иде. Имамнарның төп утыршында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты һәм чыгыш ясады. Имамнар Казаннан иртәгә кайтып китә.