«  Сентябрь 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930



Мусульманские праздники

Код нашей кнопки для вашего сайта

Духовное Управление Мусульман Чувашской Республики



Просто скопируйте этот текст в html-код своей странички. Код валиден и содержит только ссылку на наш сайт и изображение самой кнопки.






Яндекс.Погода
Главная » 2010 » Сентябрь » 17 » Казанда муллалар җыены башланды

 Казанда муллалар җыены башланды

яңартылган: 16.09.2010 12:10

Бүген Казанда Камал театрында бөтен Русия имамнары катнашында "Милли тормыш һәм дин” җыены башланып китте. Халык санын алу алдыннан оештырылган әлеге чарада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша.

"Милли тормыш һәм дин” җыенын Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан хөкүмәте каршындагы дин эшләре идарәсе оештыра. Җыенга кырыктан артык Русия төбәгеннән 700 имам килгән.

Муллалар күпләп җыелырга теләгән

Татар конгрессының Русия төбәкләрендәге татар оешмалары белән эшләү бүлеге башлыгы Марс Тукаев әйтүенчә, имамнар җыенын август аенда ук үткәрергә исәпләгәннәр. Әмма мондый зур масштабта түгел, төбәкләрдәге мөфтиләрне чакырып кына. Шулай да мөфтиләр үзләре җыенны зуррак кимәлдә үткәрү, муллаларны да чакыру тәкъдиме белән чыккан. Бер-берсе белән танышасылары, фикерләшәселәре килә икән.

Марс Тукаев
"Ислам дине милли тормыш белән үрелеп бара. Милли оешмаларны дин әһелләре белән бергә эшләргә чакырабыз. Чуашстан республикасы, Түбән Новгород, Иваново өлкәләре бу юнәлештә уңышлы эшли. Ләкин кайбер җирләрдә милли һәм дини оешмалар уртак тел таба алмый, шуңа тарихи татар мәчетләре башка милләт кешеләре кулына күчте. Мисал өчен, Ярославль, Томски мәчетләрендә башка имамнар, башка халык вәкилләре. Моңа каршы нишләргә? Мәчетләрдә татар теле сакланырмы? Бу мәсьәләләр җыенда күтәреләчәк. Имамнар белән төбәкләрдәге милли оешма җитәкчеләрен һәм Татарстандагы зыялыларны да чакырдык”, ди Марс Тукаев.

Өчәр мөфтиятле төбәкләр дә бар

Узган ел ахырында Үзәк диния нәзарәтен, Русия мөфтиләр шурасын һәм Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәген берләштерү турында сөйли башладылар. Әмма моның татар файдасына булмаячагы ачыктан-ачык күренде. Гомумән, төбәкләрдә Үзәк диния нәзарәтенә (җитәкчесе Тәлгат Таҗетдин) һәм Русия мөфтиләр шурасына (җитәкчесе Равил Гайнетдин) караган ике мөфтият эшли башлавы милли, дини тормышта каршылыклар китереп чыгара. Җыенда бу проблем да читтә калмый.

"Ике генә түгел, өчәр мөфтияте булган төбәкләр дә бар. Шулай да Тәлгат Таҗетдин, Равил Гайнетдин милли мәсьәләгә бик сизгерләр. Күп очракта алар безнең белән уртак фикердә тора. Болгар җыенында

Татарстанда да татарлыкны танымаган динчеләр бар

Әмма Татарcтанның үзендә дә (Әлмәт, Түбән Кама якларында) милли гореф-гадәтләрне танымаган яңа төр муллалар бар. Марс Тукаев белдерүенчә, имамнар җыены вакытында татарлар 1000 ел кулланган Әбү Хәнифә мәзһәбе турында да сүз булачак.

"Төрле агымнарның татарлар арасына килеп керү куркынычы турында сүз булыр. Чөнки андый куркыныч чыннан да бар. Мөфтиләр, хәзрәтләр бу турыда сөйләшергә тиеш”, ди Марс Тукаев.

Җыен җанисәп алдыннан махсус оештырылмый

2010 елның октябрендә Русиядә халык санын алу уза. Марс Тукаев җыенның җанисәп алдыннан махсус оештырылмавын искәртсә дә, хәзрәтләрнең халык санын алу кампаниясендә ярдәм итә алуларын таный.

барлык мөфтиләрнең катнашуы шуны күрсәтте. Үзара килешеп эшли башлау, милли мәнфәгатьләрне өстен кую – вакыт эше генә. Ике як та кулыннан килгәнне эшли”, ди Марс Тукаев.
Имамнарга бирелгән өндәмәләр

"Хәзрәтләр халык белән актив эшли, өйдән-өйгә йөри. Алар җанисәптә сизгер булыр. Бу мәсьәләдә алар да борчыла”, ди ул.

Татар-башкорт каршылыгы юк

Җанисәп алдыннан татар-башкорт каршылыгы куертылса да, төбәкләрдә андый каршылык юк. Күп җирләрдә татар-башкорт оешмалары бер булып эшли. Җыенга мәхәлләләрдән башкорт, хәтта казакъ муллалары килгән.

"Башкорт белән дин, тел ягыннан аермабыз юк. Нигә аларны бүлеп торырга? Төбәкләрдә аларның проблемнары уртак, шуңа бүленү дә юк”, ди татар конгрессының төбәкләдәге татар оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Тукаев.

"Башкортстан" газеты: татар конгрессы сөйләгән сүзләр уйдырма

Русия төбәкләрендә татар-башкорт оешмалары гөрләп эшләүгә карамастан, Башкортстанның үзендә татар-башкорт каршылыгы һаман да сүрелми. Бер мисал - Татар конгрессы Русиянең барлык төбәкләрендә татар мәдәнияте көннәре уздыра башлаган иде. Әмма бүгенгә кадәр бер Башкортстанга гына бару-бармау һич хәл ителмәгән.

"Башкортстан” газетының 14 сентябрь санында "Каршы алыгыз, татарлар килә” дигән язма басылып чыкты. Анда татар конгрессының Башкортстан җирендә халык санын алу турында ялган мәгълүмат таратуы, бушлай газетлар өләшүе әйтелә. Моннан шуны аңлап була: Башкортстан хакимияте конгресс вәкилләрен республикага кертмәвен шундый юл белән хәбәр итте.

"Башкортстандагы милли оешмалар үзләрендә татар мәдәнияте көннәрен үткәрү фикерен хуплады, әмма көнен билгеләмәделәр. Алар рөхсәт бирмиләр дип әйтмәде, оештыру эшен алып баруларын хәбәр иттеләр”, диде Марс Тукаев.

Шулай да Башкортстанның милли җәмәгатьчелеге 18 сентябрьдә Уфада җыен үткәрә. Анда республиканың 36 районыннан һәм шәһәрләреннән татар милли хәрәкәте вәкилләре, җәмгысы 300дән артык кеше катнашачак.

Добавил: DiVa | Рейтинг: 0.0/0 |






Карта Чебоксар

Карта Чувашии

Официальный сайт Всемирного конгресса татар

Всемирный форум татарской молодежи

Официальный сайт татарской общины Самарской области

Татарский независимый портал

Татарский Всемирный сервер

TATARICA - татарский мир

Первый сайт астраханских татар

Татары Урала

Татары Башкортостана

Общение в татарском мире

Агенство Татарстана по массовой коммуникации

Караоке по-татарски

Совет деревни Урмаево

Общественная организация «Национально-культурная автономия татар Чувашской Республики»

Список членов Совета общественной организации «НКАТ ЧР» на 2008год

Сведения об истории татарской диаспоры Чувашской Республики

Татарское население районов и городов Чувашской Республики по данным переписи населения 2002года

Татарские творческие коллективы Чувашии


Наши друзья:
Проекты CRM Документы //tokaevo.ucoz.ru
http://www.umma.ru
http://tatar-congress.org
http://muslime-penza.ru/
Сайт создан в системе uCoz
2008 © Духовное управление Мусульман Чувашской Республики