Дини җәйләүләрдә яшь буын татарлар дин сабаклары гына өйрәнеп калмый. Алар төшкә кадәр сабак алса, төштән соң күңел ачу чараларында булалар. Мәсәлән, бу көннәрдә генә Тукай авылы мәхәлләсе җәйләвенә йөрүче балалар ике төркемгә бүленеп, кырыгар кеше Шыгырдан җәмигъ мәчетендә экскурсиядә булдылар. Әлеге чарадан соң, алар Батырдагы бассейнда рәхәтләнеп су коенды. Шыгырдан мәчетләрендә дә шундый ук программ оештырылган.
Бу араларда яшүсмер егетләр өчен Сембердә, Казанда җәйләүләр ачылырга тиеш. Анда да егетләребез бик күп итеп катнашыр. Илтеп куябыз без аларны, барып алабыз.
Бөтен авылларда да балаларның киләчәгенә битараф булмаган эшмәкәр абзыйлар бар. Менә алар ярдәм итә. Чыгымнар аз түгел бит анда.
Менә һәрбер авылларда йөрүче балаларыбыз илледән дә аз түгел. Шул ук Тукайда әле ир-ат балалар җәйләвендә генә дә 100 артык бала катнаша. Шыгырданда мәдрәсә бинасында 40, җәмигъ мәчеттә 50, тагын бер Парк мәчете дигән мәчетебездә шулай ук 40 бала йөри. Калай очы дигән мәхәлләбездә лагерьлар иртәрәк оештырылды. Шулай ук берничә дистә бала йөрде анда.
Без эшмәкәрләргә эшебезне күрсәтәбез. Күбесенең үз балалары да шунда йөри. Алар күргән эшкә мал җәлләмиләр, балаларны тәрбияләргә өлеш кертәләр. Аларга Алланың рәхмәте яусын. Мәскәүдәге Ислам мәдәниятенә,фәненә һәм мәгарифенә ярдәм итү вакыфы бар. Алар да өлешчә бу чараларга ярдәм итәләр.
Җәйләүләр Чуашстандагы барлык татар авылларында да оештырылганмы?
Үз хәлләренә күрә, кечкенә авыллар булса да, алар һәрберсе тырышалар инде. Менә Шырт дигән авылыбыз зур авыллардан саналмый. Анда да ике шәкертебез сабаклар бирә. Диния нәзарәте дә шундый кечкенә авылларга олырак шәкертләрне илтеп куя. Алар анда сабаклар оештыралар. Халыкны да, балаларын укытырга чакырып гел вәгазьләп торабыз.
Хәзрәт, Татар Согыты авылында балаларның җәйләүләре оештырылырга торамы, ничегрәк?
Алла бирсә, менә бу көннәрдә башланырга тора. Узган ел да утызлап бала ял итте. Сабактан башка, төрле җирләргә бардык, урманнарга-кырларга чыктык, авыл паркында да дәресләр уздырдык. Сулар коендылар.
Шөкер, авылыбызның ике мәчетендә дә балаларны ял иттерәбез һәм олырак шәкертләр килеп тә укыта. Без дә аларга ярдәм итеп, бергәләп оештырып, ашатып, эчертеп торабыз.
Әйе, без башка вакытларда мәчетебездә хатын-кызлар өчен атнасына дүрт көн сабак алып барабыз. Бу эштә миңа тормыш иптәшем Минзилә бик зур ярдәм итә. Ел саен, хатын-кызларны укытып чыгарганда да йомгаклар ясыйбыз, имтиханнар уздырабыз.
Хатын-кызлар бит гаилә терәге. Аларга дини белемне бирү бик мөһим. Шулар бит бала-онык тәрбияли. Мәчеттә укучы хатын-кызларыбыз да, алла теләсә, балаларның җәйләүләренә ярдәм итеп торалар.
Ничек уйлыйсыз, ике-өч атналык җәйләүләр белән балаларга дини тәрбия биреп буламы? Бөтен укыган-белгәннәре уен уйнаганда, су коенганда коелып калмыймы?
Юк. Кечкенә вакытта алган белем бер вакытта да онытылмый. Шәкертләр укыту һәр вакытта бәрәкәт иңдерә. Авылларыбызда күпме мәчетләр бар, алар да авылга бәрәкәт китерә. Ә инде балалар укытуны, шәригать мәчет төзүгә караганда да өстенрәк күрә. Яшьләрне укытып кына без халыгыбызны күтәрә алабыз.