Просто скопируйте этот текст в html-код своей странички. Код валиден и содержит только ссылку на наш сайт и изображение самой кнопки.
Главная » 2010 » Март » 4 » Вәлиуллин: "Мөфти эшчәнлеге төрлечә бәяләнә"
Вәлиуллин: "Мөфти эшчәнлеге төрлечә бәяләнә"
27 февральдә Татарстан мөселманнарының IV корылтае үтте. Җыенда Татарстан Диния нәзарәте башлыгы итеп бертавыштан мөфти Госман хәзрәт Исхакый сайланды. Мөфти Диния нәзарәтен 1998 елдан – рәсми рәвештә бердәм мөфтият төзелгәннән бирле җитәкли. 1998, 2002, 2006 елларда узган корылтайларда да аны мөфти итеп сайлаганнар иде. Татарстан хөкүмәтенең дин эшләре шурасы җитәкчесе Ринат Вәлиуллин дәүләт ягыннан мөселманнар корылтаен оештыру эшенең үзәгендә торган кешеләрнең берсе. Ул "Азатлык” радиосына корылтайдан соң туган кайбер фикерләрен җиткерде.
Ринат әфәнде, Татарстан мөселманнары IV корылтаеның төп нәтиҗәсе нидән гыйбарәт?
Корылтай Татарстан халкы өчен генә түгел, Русия мөселманнары арасында да кызыксыну уятты. Чөнки Татарстан мәчетләр саны ягыннан башка күп төбәкләрдән алда тора. Бездә хәзер 1200-дән артык мәчет эшләп килә. Аннан корылтайда президент Шәймиевнең катнашуы да җыенның дәрәҗәсен һәрьяктан да арттырды.
Корылтайда мөселман өммәтенең киләсе 4 елда үсеш мәсьәләләре каралды, яңа стратегик юнәлешләр билгеләнде. Шәймиев үзенең чыгышында Диния нәзарәтенең төгәл эш юнәлешләрен күрсәтте. Ислам диненең татар халкына хас булган Хәнәфи мәзһәбен киңрәк җәелдерү, республикага үтеп кергән башка дини юнәлешләргә чик кую, Татарстан җирлегендә мөселман руханиларын укыту мәсьәләсен күтәрде.