|
Мөхтәрәм Имам-Хатыйблар, Мөәззинләр, мөтәвәллият әгъзалары, газиз Мөселманнар! Әссәләмү алейкүм вә Рахмәтүллаһи вә Бәракәтүһ! Диния Нәзәраты һәм аңа табиг булган 50 дән артык мәхәллә һәм оешмалары исеменнән Сезне, барчагызны да, чын күңелдән, вә үз исеменнән, дөнья вә ахирәт мәслихәтләрендә һәм чын котылыш юлын күрсәтүдә охшашы булмаган зат, кешеләрнең җитешсезлекләрен бетерер өчен галәмнәргә рәхмәте буларак җибәрелгән 124 мең пәйгамбәрләрнең иң бөеге, иң югары булганы, һичшиксез, безнең Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галейһи вә сәлләмнең Мәулиде вә Мәулид-шәриф ае белән сезне, барчагызныда,чын күңелдән котлыйбыз, йөрәгебездән тәбрик итеб, тирән ихтирам хисләребезне юллыйбыз! Мәулид-туу вакыты яки туган көн дигәнне аңлата. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) Милади белән 571 нче елны рабигул әүвәл аеның 11 еннән 12 нче көненә каршы төн уртасында, Гарәбстанның Мәккә әл Мүкаррамә шәһәрендә туа, 63 ел яшәгәч, янә шул ук айның шул ук көнендә Мәдинә әл Мүнаввәрә шәһәрендә вафат булып дәфен ителә. Мәүлид Шәриф аенда бигрәктә Мәүлид кичәсендә пәйгамбәребезгә салаватлар уку, ай дәвамында Коръән мәҗлесләре уздыру, касыйдәләр, догалар вә салаватлар уку безнең илдә дә һәм башка мөселман илләрендә дә дә күркәм гадәт булып башкарыла. Шулай, безнең Чувашстан татар- мишәр мөселманнары Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) нең Мәүлид-Шәриф аенда, аңа багышлап, салаватлар әйтеп, мәчетләребездә, соңгы заманнарда мәктәп һәм мәдәният сарайлары биналарында, тәэсирле вәгазьләр сөйләп, мөнәҗәтләр укып бәйрамнәр уздыра. Халкыбызда күпчелек шәхси йортларда "Мәулид ашына” туганнарны, кунакларны, дусларны җыеп мәҗлес ясау элек-электән матур гадәткә әверелеп калган һәм дәвам итә. Коръән-Кәримдә "Әхзаб” сүрәсенең 56 аятендә Раббыбыз: "Аллаһ үзе вә фәрештәләре пәйгамбәр (а.с) гә салават әйтәләр. Ий, мөэминнәр, сез дә пәйгамбәргә салават әйтегез”- ди. "Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (а.с) гә салават уку һәр мөэмин бәндәгә гомерендә бер мәртәбә фарыз, исемен ишеткәндә ваҗиб вә бер мәҗлестә кат-кат ишеткәндә сөннәт буладыр. (Коръән-Кәрим, Тирмизи, Хаким, Ахмад). "Пәйгамбәребезгә салават укуның фарызлыгы (Коръән-Кәрим), ваҗиблеге вә сөннәтлеге хакында хәдис китапларында язылмыштыр:(Тирмизи, Хаким,Ахмад). "Минем исемем әйтелгәндә, миңа салават әйтмәгән кеше дөньяда бәхетсез вә ахирәттә оятка калыр,(Тирмизи, Хаким,) - дәхи Аллаһы Тәгалә фәрештәләрдән берсенә кыямәт көненә кадәр минем каберем янында торып миңа әйтелгән салаватларны тыңларга кушты. Күп итеп салават әйтегез, кем генә булса да минем өммәтемнән миңа салават әйтсә, ул фәрештә аны миңа ирештерер: фәлән -фәлән улы сиңа салават әйтте,- дип әйтер һәм Ходай ул кешегә савабын бирер (Байхаки, Дайлами). Миңа берәү бер рәхмәт әйтсә, Ходай ун рәхмәт бирер вә арттырган кешегә арттырып бирер ”,-ди. (Мөслим). Янә бер хәдистә: "Сезнең салаватыгызны миңа исемегез һәм сыйфатыгыз белән гариз итәрләр”, ягъни фәлән кеше шул рәвешчә сезгә салават әйтте диярләр. "Мәҗлесләрегезне миңа салават әйтү белән зиннәтләгез. Миңа әйткән салаватларыгыз үзегезгә кыямәт көнендә нур булыр” –ди. (Табарани, Абу-ар-Раззак,Аль-Джами' ас-Сагыйрь). Коръән Кәримдәи - "Бер кеше рәсүлгә итагать итсә -Аллаһыга итагать иткән буладыр, вә бер кеше рәсүлгә итагать итүдән баш тарста, дөреслектә Аллаһуга итагать итүдән баш тарткан буладыр, без сине итагать итмәгән кешеләрне саклучы итеп җибәрмәдек” ди, –ягъни пәйгамбәрне олуглау белән Раббыбызны олуглау һәм пәйгамбәрне рәнҗетү белән Раббыбызны рәнҗетү янәшә – дип әйтелгән. (Коръән-Кәрим 4.80) Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребез (а.с) хакында: "Син булмаса идең, күкләрне дә яратмаган булыр идем”-ди. (Хадис Кудси) Сине без бөтен галәмнәргә рәхмәт өчен җибәрдек, ягъни, аң кертер өчен, җәһилләрнең күзләрен ачар өчен, галимнәрне туры юлга күндерү өчен, адәм балаларының арасында тынычлыкны вә Ходайдан куркуны урынаштыру өчен - ди. (Коръән-Кәрим, 21.107, Мухтасару тәфсир Ибн Кәсир.Т.2.с.277) Пәйгамбәребезнең дөньяга килүе, нәселе, әхлагы хакында шигырьләр укып, салаватлар әйтеп, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен садакалар биреп, җыелган мөселманнарның бер-беренә изге догалар кылышулары һәр ел артып килә. Милләттәшләребезнең бу изге йоланы саклап дәвам иттеүе безнең - дини вә мәдәни бурычыбыз... Аллаһ Раббыбыз бу айны барчаларыбызгада мөбарәк кылса иде. Күңелебездә җан тынычлыгы һәм иман нуры, тәннәребезгә сыйхәтлек, йорт-нигезләребезгә байлык-муллык, һәм тынычлык, авыру- хасталанучыларга шифалар, адашучыларга Хак Тәгалә туры юлын күрсәтсә иде, Пәйгамбәребезнең шәфәгатенә ирешүгә барчабызда лаеклы булса идек. Амин Мәчет-махалләрәбезгә нур вә яктылык урнашып, бу айны да хаерле гыйбадәтләрдә уздырып, Пәйгамбәр әфәндебезнең өммәте булып, ике дөнья бәхетенә ирешергә насыйп итсә иде. Олы ихтирамнар белән Чувашстан Җөмһүрияте Мөселманнарның Диния Нәзәрате рәисе, Русия Баш Мөфтиенең беренче урынбасары, Русия Җәмгыять палатасы әгъзасы, Мөфти Альбир хәзрәт Крганов.
Добавил: DiVa | Рейтинг: 0.0/0 |
|