Ринас Гайфин тумышы белән Татарстаннан. Әмма тормышының күп өлешен Чуашстанда уздырган. Монда гомер-бакый татар журналистикасына хезмәт иткән һәм мөмкинлек булу белән үк республика татарлары өчен “Вакыт” дип аталган газет чыгарырга керешкән, аның беренче баш мөхәррире булган кеше.
Тарихи һәм “суверен мөфтиятләр”
“Чуашстанда узган чаралар Русиядәге татар-мөселман лидерларының ике лагерьда эшләгәнлеген ачыктан-ачык чагылдырды. Бер якта, патша заманнарында ук көрәшеп алынган һәм Русия шартларында килеп туган вәзгыятькә җавап рәвешендә барлыкка килгән Үзәк Диния нәзарәте булса, икенче якта, 90 елларда барлыкка килгән “суверенитет мөфтиятләре” тора. Үзәк нәзарәтнең дә һәрбер төбәктә мөфтияте бар. Әмма алар тарихи нәзарәт карамагында эшләп киләләр.
Ә “суверенитет мөфтиләре” исә тарихи чылбырны өзәргә маташтылар. Күпчелек очракта, алар артында чит ил, татарга хас булмаган, безнең җирлекне аңлап бетермәгән хәрәкәтләр тора. Чуашстандагы чараларда алар катнашмады. Ә тарихи дәвамчылыкны дәвам итүчеләр, ата-баба мирасына тугры лидерлар җыелды. Ата-баба мирасы дигәндә, көндәлек тормышта бал белән чәй эчү, комган белән тышка йөрү, читек-кәвеш кию генә түгел, ә Русия татарларының гасырлар буена оешып килгән сәяси һәм иҗтимагый мирасын да күз алдында тотып әйтәм”, ди Ринас Гайфин.
Татарстанда хәл җиңелдән түгел
Шул ук вакытта, Татарстан Диния нәзарәтеннән мөфти урынбасары Вәлиулла хәзрәт Якуб, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, нәзарәт аппараты җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншинның чараларда бик теләп катнашуларын ничек аңлатасыз? Татарстан мөфтияте бит Үзәк нәзарәтне танымый, алар да бит, сезнең әйтмешли, “суверенитет мөфтияте”, дигән соравыбызга, тәҗрибәле журналист болай диде:
“Беләсезме, Татарстан Диния нәзарәтенең эшчәнлеген мин бик кызыксынып күзәтеп барам. Анда хәл бик катлаулы. Нәзарәт эчендә генә түгел, ә гомумән, Татарстандагы мөселман тормышы бик катлаулы. “Звезда Поволжья” газеты бер санында Татарстандагы ваһһабчыларның барлыкка килүе хакында язган иде. Язма авторының сүзләренә караганда, Татарстанда ваһһабчылык шактый тирән тамырлар җибәргән.
Кама аръягы нигездә ваһһабчылар кулында. Моның шаукымы Татарстан мөфтиятендә дә сизелә. Безнең күзәтүләргә караганда, Татарстан мөфтияте икегә бүленгән. Бер якта, чит илләр тәэсирендәге миссионерлар ажгырып тора. Икенче якта, миллилекне, ата-баба мирасын, суфыйчылыкны саклап барырга өндәгән дин әһелләре тора. Бу ике тараф көрәшенең кульминацион ноктасы киләсе ел башларында, Татарстан мөфтиенә сайлаулар вакытында булуы мөмкин.
Шуңа күрә, ата-баба мирасына тартылган, аны яшәү өлгесе итеп алган Татарстан Диния нәзарәтенең шактый дәрәҗәле вәкилләренең Чуашстанга килүе табигый күренеш булды.”
Нигә икегә бүлендек?
Ринас Гайфиннан без Русиядәге татар дин әһелләренең ике төркемгә бүленүнең сәбәбләрен сорадык. Журналист әфәнде безгә болай дип җавап бирде:
“70 еллык дәһрилек чорыннан соң, илебезгә күп төрле секталар, дини хәрәкәтләр бәреп керде. Үзебезнең җирлектә әзерләнгән кадрларыбыз юк дәрәҗәсендә иде. Булганнары арасында фетнә чыгарып, кайсысын акча белән, кайсысын “суверенитет мөфтиләре” ясап татар җирлегенә хас булмаган агрессив сәясәт алып бара башладылар.
Ә безгә, татар-мөселманнарга, яшерер әйберебез юк. Килсеннәр, күрсеннәр, тыңласыннар. Монда мөселман битлеге астына яшеренгән террористлар да юклыгын, “озын сакаллы” чит ил эмиссарлары да булмавын белсеннәр. Шулай булганда аңлашу булыр. Шулай булганда гына, эшләребез каршылыксыз алга барыр. Алар да бит, үз авызларыннан, төрле җыеннарда да, аерым сөйләшүләрдә дә, традицион платформада торучы дин әһелләре белән уртак тел табу җиңелрәк дип әйтеп торалар. Аннары, үзара аңлашуның тарихи тәҗрибәсе дә бар.”
Чуашстан ачык сәясәт күрсәтте
Милли һәм дини тормышны күзәтеп баручы. Тәҗрибәле журналист Ринас Гайфин, егермеләп Русия мөфтиен, танылган фән галимнәрен һәм сәясәтчеләрне Чуашстан үзенә чакырып, чаралар уздыруы белән, үзенең ачык сәясәтен күрсәтте дип саный.
“Пензада Әләзән, Мордовиядә Азүркә авылларын карагыз. Бай яшиләр, дини тормыш алып баралар. Әмма, төрле органнар күзәтүе астыннан чыкмыйлар. Ул яклардан гел тавыш-гауга ишетелеп торды. Пенза, Мордовиядә бутаучылар булды. Татарга хас булмаган идеология вәкилләре анда да кереп, тамыр җәелдергән иде. Бу фетнәләрне тарихи Үзәк нәзарәте вәкилләре барып кына җайга сала алды. Чуашстанда да татарларыбыз, аллага шөкер, утрау-утрау булып бай, мул, бәрәкәтле тормыш алып баралар.
Теге авыллар үрнәгендә, Чуашстандагы татар авылларына да кагыла башласалар, ни диярсез? Аллам сакласын! Чуашстандагы татар авылларының бәрәкәте дә, шушы тарихи дәвамчылыкны дәвам итеп, заман шаукымнарына бирешмичә, “суверенлыклар” игълан итмичә яшәвендә. Чуашстанда исә, мөфтиебез Әлбир хәзрәт Крганов тырышлыгы белән, чит-ят фикерләр, тамырсыз идеология фетнә чыгара алмады.
Ә бу ике көнлек чаралар исә, менә карагыз, монда “кәферләр белән сугышырга җыенган, кемнедер кәфер дип игълан итүчеләр юк, ә мул тормыш, дини дә, милли дә булган яшәеш бар, аллага шөкер, шуның нәтиҗәсендә бәрәкәт тә бар” дип ачык сәясәт алып бару үрнәге булды. Бүген татарга ни кирәк? Мул тормыш, дини яшәеш, иман, мираска тугрыклылык, диненнән, теленнән яздырмау кирәк.