Зур ихтирам белән Әлбир хәзрәткә.
Булды микән гади ул көн
Шундый кешене тудырган?!
Белде микән ана ул көн
Нинди баланы тудырган?!
Тауларга мин тиңлим Сезне,
Тауга мактау кирәк түгел.
Тик дәшмичә кала алмый,
Хисләр белән тулы күңел.
Үзегезне “эзләп табып “
Балачактан, яшь вакыттан,
Яшисез Сез, үзегез булып,
Ямен табып һәр минуттан.
Күпме беләм, сокланамын:
Ходай биргән мулдан “байлык”.
Мөләемлык, иманлылык,
Зур белемнәр һәм тырышлык.
Чын доганы Сез тапкансыз
Хак Тәгалә юлларында.
Армый-талмый өләшәсез
Кызларына, улларына.
Халкым Сезне хөрмәт итә,
Эшегезгә бәя биреп.
Яшәгез Сез озак-озак,
Гаиләдә бәхет күреп.
Фәрештәләр канат җәйсен
Һәр башлаган эшегезгә.
Урмайлардан Рәхмәт Сезгә!!!
Кабул булсын туган көндә!!!
10 октябрь 2009 ел.
Минсәфидә Гыйбатдинова.
Добавил: DiVa | Рейтинг: 5.0/2 |