Якуповларның сөйләвенә караганда, Нургали Галимовның безнең якларга катып урнашкан ике баласы – Нәфисә белән Хәлиулла исән әле. Икесе дә Башкортстанда яши. Ә менә аларның Яңа Чабаксар каласында яшәгән Мингали абыйлары вафат инде. Монда аны хатыны алып кайткан булган. Тик менә Сергей исемле уллары туганлык җепләрен барлау белән кызыксынмый икән. Шуңа да Минхәйдәр Чаллыдагы Рифкат абыйсы белән Уфада яшәүче Нәфисә апасын, туганлык җепләрен тергезү, яңарту өчен, әүвәл Яңа Чабаксарга, аннан Тулун каласына юлламакчы. Иркутски якларында да нәсел тармаклары сакланган булырга тиеш бит. Аннан соң инде Мәскәүдә дә эзләнүләр башларга була. Билгеле, Ульянда күмелгән Әхмәргали Куянов гаиләсендә дә ниндидер фотосурәтләр сакланган булырга мөмкин. Әни бер, әти башка булган Гыйлаҗ абзыйсын да эзләтмәкче була ул. ”Бөтен чыгымнарын үзем күтәрәм. Анлык кына мөмкинлегем бар”, – ди хәзерге вакытта Ульянда төзелеш ширкәте тотучы М.Якупов.
Безнең белешмә
Интернеттан алынган мәгълүматларга караганда, Иван Игнатьевич Якубовский 1911 елның 25 декабрендә Беларусь Республикасындагы Могилевск өлкәсенең Горецк районына караучы Зайцево авылында, ишле крестьян гаиләсендә туган. 1944 елның 10 гыйнварында – беренче мәртәбә, шушы ук елның 23 сентябрендә икенче мәртәбә Советлар Союзы Каһарманы исеменә лаек булган. 1967 елны аңа маршал дәрәҗәсе бирелә. 1976 елны вафат булгач Кызыл мәйданда, Кремль стенасы янында җирләнгән.
– Безнең фикеребезчә, Якубовскийның Беларусьтан чыгуы – бер легенда гына. Зайцево – хатынының авылы ул. Беренчедән, туган җиреннән качып диярлек китәргә туры килгәч, икенчедән, славян миләтендәгеләргә хәрби дәрәҗәләргә ирешү ансатрак булгач, Хәлиулла абыйга башка исем-отчество алырга туры килгән. Һәрхәлдә, бераз үзгәртеп булса да фамилиясен саклаган бит. Хатыны авылындагы берәр егетнең исем-отчествосын алу ихтималы да бар, – диде исем-фамилиясен үзгәртүе турында сораштыргач М.Якупов. Чынлап та, эзләп карыйсы иде: хәзерге вакытта да Беларусьта мондый авыл бармы, Иван Игнатьевич Якубовский дигән кеше булдымы икән? Безнең фикеребезчә, Якуповларның сөйләве дөреслеккә бик тә туры килә. 10–11 майда – ике көн дәвамында аралашканнан соң, Минхәйдәрнең дә, Нурулла абзыйның да ялган данга, ниндидер авантюрага мохтаҗ түгеллекләренә инандым мин. Гомумән, биш вакыт намаз укый торган, бик тә ихлас, милли җанлы кешеләр дип кабул иттем мин аларны. Беренче чиратта, нәселебезне түгел, милләтебезне күтәрү өчен, татарның да үз маршалы булганын белдерү өчен алынган дип аңладым мин Якуповларның газетабызга "чишелү” серен.
Без дә үз чиратыбызда бу язманы эзләнү-тикшеренү эшләренең башы гына һәм үз тарафыбыздан Мәскәүдәге милләттәшләребезне дә кузгатып, маршал Якубовскийның гаиләсе белән элемтәгә керергә тырышачакбыз. Безнең фикеребезчә, югарыда сөйләнгән тарих – совет заманындагы татар кешесе башыннан узган шәхес фаҗигасы да, зур хәрби дәрәҗәгә ирешү мисалы да, куш йөрәкле, тәвәккәл кешеләрнең гади крестьян баласыннан маршалга кадәр олы юл үтү мисалы да ул.