«  Ноябрь 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930



Мусульманские праздники

Код нашей кнопки для вашего сайта

Духовное Управление Мусульман Чувашской Республики



Просто скопируйте этот текст в html-код своей странички. Код валиден и содержит только ссылку на наш сайт и изображение самой кнопки.






Яндекс.Погода
Главная » 2010 » Ноябрь » 30 » Мөфтинең әниләр көне тәбриге

 Мөфтинең әниләр көне тәбриге

Егерме елдан артык Русиядә Ноябрь аеның соңгы якшәмбесе  Әниләр көне буларак билгеләп үтелә. Шыгырдан авылы мәдәният сараенда шушы бәйрәмгә багышланган чараны Батыр районы татар милли- мәдәни мөхтәрият уздырды. Әлеге олы бәйрәм белән Чуашстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Албир хәзрәт Крганов әниләр исеменә үзенең котлавын җиткерде. Бисмилләһиррахмәниррахим. Әниләребез безне карыннарында йөртеп дөньяга китерәләр, күкрәк сөтләре белән туендыралар, сулышлары белән җылыталар, назлап иркәлиләр, телебезне ачалар, гомерләре буена безнең өчен сызланалар,чәч агарталар. Бүген әнә шул кадерле, иң якын һәм таләпчән, изге күңелле гаҗәеп кешелекле әниләр турында сөйлисе килә. Кадерле әниләр! Сезне шушы бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә эшләрегездә уңышлар, гаиләләрегездә иминлек, саулык – сәләмәтлек , тыныч тормыш, хәерле көннәр телибез.Җир йөзендә иң матур сүз – Әни. Ул һәркем әйтә торган тәүге сүз һәм дөньядагы барлык телләрдә дә бердәй яңгырый. "Анаңны аркажа асып  Мәккәгә алып барсаң да, аңа булган бурычыңны үтәп җиткерә алмассың”, яки тагын  бер хәдистә әйтелгәнчә "Анаң, анаң, аннары анаң, соңыннан гына атаң”, – диелә. Пәйгамбәребезнең тагын бер сүзе бар: "Җәннәт аналарның аяк асытында!”.Шуңа күрә дә галәмгә җан өргән, тормыш бүләк иткән, төн йокыларын калдырып безне баккан, соңгы телем икмәген дә баласына биргән, үзе туңганда да баласын җылыта алган Әниләребез – алиһәгә тиң затлар. Авыр сугыш елларында, сугыштан соңгы катлаулы чорларда да, бүгенге заманда да көчле ир-затлары белән бергә тормыш йөген бер тигез дәрәҗәдә алып баручы гүзәл затларыбыз – алар безнең Әниләребез. Әниләр  алдындагы бурычыбыз – мәңгелек. Шуңа күрә дә һәрберебез әниләргә, әбиләргә, ана булырга тиешле хатын-кызларга үзебезнең кайгыртуыбызны, яратуыбызны, игътибарыбызны күрсәтергә тиешбез. Әниләр бәйрәмендә генә түгел, ә һәр көнебез әниләр исәнлеге өчен дога кылып, аларга изгелек эшләүдән башланырга тиеш. Әниләребезгә нинди генә затлы бүләкләр, алтын-көмеш, энҗе-мәрҗәннәр бирсәк тә, аз булыр. Кадерлик без әниләрне һәм олылыйк! Аларның канатлары кайрылмасын, тормыш авырлыкларыннан иңнәре сыгылмасын! Изге бәйрәм уңаеннан барлык әниләргә, әбиләребезге, сеңелләргә ныклы сәламәтлек, озын гомер, гаилә иминлеге, җан тынычлыгы телим. Изге бәйрәмнәребез белән! Мөфти Альбир хазрәт Крганов.

Добавил: DiVa | Рейтинг: 4.0/1 |






Карта Чебоксар

Карта Чувашии

Официальный сайт Всемирного конгресса татар

Всемирный форум татарской молодежи

Официальный сайт татарской общины Самарской области

Татарский независимый портал

Татарский Всемирный сервер

TATARICA - татарский мир

Первый сайт астраханских татар

Татары Урала

Татары Башкортостана

Общение в татарском мире

Агенство Татарстана по массовой коммуникации

Караоке по-татарски

Совет деревни Урмаево

Общественная организация «Национально-культурная автономия татар Чувашской Республики»

Список членов Совета общественной организации «НКАТ ЧР» на 2008год

Сведения об истории татарской диаспоры Чувашской Республики

Татарское население районов и городов Чувашской Республики по данным переписи населения 2002года

Татарские творческие коллективы Чувашии


Наши друзья:
Проекты CRM Документы //tokaevo.ucoz.ru
http://www.umma.ru
http://tatar-congress.org
http://muslime-penza.ru/
Сайт создан в системе uCoz
2008 © Духовное управление Мусульман Чувашской Республики