«  Ноябрь 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930



Мусульманские праздники

Код нашей кнопки для вашего сайта

Духовное Управление Мусульман Чувашской Республики



Просто скопируйте этот текст в html-код своей странички. Код валиден и содержит только ссылку на наш сайт и изображение самой кнопки.






Яндекс.Погода
Главная » 2010 » Ноябрь » 26 » Норлаттагы бәрелеш: Татарстанда җиһад башланамы?

 Норлаттагы бәрелеш: Татарстанда җиһад башланамы?

саша долгов Татарстанның Норлат районы Яңа Әлмәт авылында кораллы өч кешенең үтерелүе хәбәр ителде. Тиешле чаралар күрелмәсә, Татарстанда Төньяк Кавказ вакыйгалары башлануы ихтимал, дип кисәтә кайбер белгечләр.Норлат районы Яңа Әлмәт авылында кораллы өч кеше юк ителде. Аларның Русиядә тыелган Хизб ут-Тәхрир оешмасы әгъзалары булу ихтималы барлыгы әйтелде. Экстремизмга каршы көрәш үзәгенең Чистай бүлеге башлыгы машинасын шартлатырга маташкан бу төркемне юк итүдә эчке эшләр министрлыгының 500ләп хезмәткәре, шул исәптән ОМОН, махсус көчләр, БТРлар һәм бер боралак та катнашкан."Төньяк Кавказ вакыйгалары Татарстанда да кабатлана ала"Төркемдә 34 яшьлек Руслан Спиридонов, элегрәк бер мәртәбә хөкем ителгән 30 яшьлек Альберт Хөснетдинов һәм Алмаз Дәүләтшин булган.Татарстан мөфтие урынбасары Вәлиулла Ягъкуб республикада мондый вакыйгалар башланачагын алдан ук фаразлаган. Дәүләт, руханилар тиешле чаралар күрмәсә, Татарстанда якын арада канлы вакыйгалар булуы ихтимал, ди ул."Татарстанда Төньяк Кавказга караганда да канлырак вакыйгалар булырга мөмкин. Чөнки Кавказда совет чорында традицион ислам сакланып килде. Ә бездә милли ислам бик зәгыйфь. Элита, түрәләр сәләфилекне дин ышануы итеп кабул итте, алар – фанатлар. Үтерелгән егетләр – алар пропаганда корбаннары. Кавказ сугышчылары да милли үзенчәлекләрне танымый”, ди Вәлиулла Ягъкуб. "Татарстанда Дагыстан вакыйгалары күзәтелә" Казан федераль университетының Евразия тикшеренүләр үзәге җитәкчесе урынбасары Рәис Сөләйманов, Норлатта атып үтерелгән кешеләрне Хизб ут-Тәхрир оешмасы әгъзалары түгел, дип уйлый. Аның фикеренчә, Норлатта ваһабилар юк ителгән. Чөнки Хизб ут-Тәхрир оешмасы кораллы сугыш ачу яклы түгел, ди белгеч. Рәис Сөләйманов сүзләренчә, сәләфи, ваһабиларның эш алымы мондыйрак: алар башта кешеләрне идеологик яктан ышандыра, аннан коралга тотыналар. Дагыстанда да шундый ук сценарий күзәтелгән. Бүген исә Татарстандагы сәләфиләр дә коралга тотынырга әзерләнеп җиткән."Монда Руслан Спиридоновның Чистайның элекке прокурорының малае икәнен әйтеп китәргә кирәк. Дагыстанда да тәртип саклаучыларның малайлары коралга ябышкан иде.Бүген Дагыстан һәм Ингушетиядә барган вакыйгалар – Татарстанда кабатланачак хәлләр. Алар тәртип саклаучыларның машиналарына, ФСБ хезмәткәрләренә һөҗүм итә. Моны хәзер Татарстанда да күрдек. Вакыйгалар шушы сценарий белән барачак. Бүген Татарстанда өч меңләп сәләфи бар. Алар арасында Норлатта үтерелгән кешеләр кебек коралга тотынырга теләүчеләр дә, тыныч кына хәрәкәт итүчеләр дә бар. Әле хәл көч ярдәмендә кулда тотыла. Әмма бүген сәләфиләр өч мең булса, алар иртәгә 30 мең дә булырга мөмкин. Бүген Согуд Гарәбстанында 120 татар малае укый. Тиздән алар монда кайтачак, мәчетләргә керәчәк. Нинди фикер алып кайтыр алар?” ди Рәис Сөләйманов. Евразия тикшеренүләр үзәге 2 декабрьдә Лобачевский китапханәсендә Татарстанда сәләфилек җәелү турында семинар да оештыра. Сөләйманов Татарстанда мөселман өммәтенең сәләфиләшә баруын таный.Дәүләт корал алды.Милли хәрәкәт активисты Фәүзия Бәйрәмова исә юк ителгән мөселманнарны яклый. Аның фикеренчә, башта аларның мөселман булуларын ачыкларга, үз-үзләрен якларга мөмкинлек бирергә кирәк иде. "Органнар Татарстан халкына кораллы һөҗүм башлады. Әгәр үтерүчеләр җәзасын алмаса, бу хәлләр алга таба да дәвам итәргә мөмкин”, ди Фәүзия Бәйрәмова.Вәлиулла Ягъкуб фикеренчә, Татарстандагы хәлне җайлау өчен мәчетләрдә сәләфилек агымын таратучы 10-20 мулланы эшеннән алырга кирәк. Әмма Вәлиулла Ягъкуб дәүләт ягыннан тиешле адымнар ясалуына шикләнә. "Сәләфилекне пропагандалаучыларны үстерәләр, бүләклиләр генә”, ди Ягъкуб.Рәис Сөләйманов исә Татарстан Диния нәзарәте җитәкчелегендә тиздән үзгәрешләр булачагын фаразлый. "Госман Исхакый ачыктан-ачык сәләфи булмаса да, ул сәләфилеккә уңайлы җирлек тудыра. Аның урынына хәнәфи мәзһәбендә торган Илдус Фәиз куелырга мөмкин”, ди ул.Ахырда шунысын әйтергә кирәк, татар-башкортлар XVIII гасырда Батырша мулла җитәкчелегендә ислам динен, милли хокукларны яклап, җиһад сугышына күтәрелә. Әмма бүген сәләфиләр милли үзенчәлекләрне, татар дәүләтчелеге фикерен танымый.
Добавил: DiVa | Рейтинг: 0.0/0 |






Карта Чебоксар

Карта Чувашии

Официальный сайт Всемирного конгресса татар

Всемирный форум татарской молодежи

Официальный сайт татарской общины Самарской области

Татарский независимый портал

Татарский Всемирный сервер

TATARICA - татарский мир

Первый сайт астраханских татар

Татары Урала

Татары Башкортостана

Общение в татарском мире

Агенство Татарстана по массовой коммуникации

Караоке по-татарски

Совет деревни Урмаево

Общественная организация «Национально-культурная автономия татар Чувашской Республики»

Список членов Совета общественной организации «НКАТ ЧР» на 2008год

Сведения об истории татарской диаспоры Чувашской Республики

Татарское население районов и городов Чувашской Республики по данным переписи населения 2002года

Татарские творческие коллективы Чувашии


Наши друзья:
Проекты CRM Документы //tokaevo.ucoz.ru
http://www.umma.ru
http://tatar-congress.org
http://muslime-penza.ru/
Сайт создан в системе uCoz
2008 © Духовное управление Мусульман Чувашской Республики