Мөгътәбәр, Фәрит Абдулла улы Гыйбатдинов!
Үзәк Диния нәзарәте, Чуашстан мөселманнары Дини идарәсе, аңа багълы 50 артык мәхәлләләребез һәм шәхсән үземнең исемнән, Сезне 50 яшьлек юбилеегыз уңаеннан, ихлас калебләребездән чыккан хәер-догаларыбыз белән тәбриклибез.
50 яшьлек гомер, бу фани дөньяда аз вакыт түгел. Сез, кадерле кардәшем Фәрит әфәнде, шушы кичкән гомерегезнең иң асыл елларын милләткә, халкыбызның мәдәниятенә багышладыгыз.
Сезнең нәтиҗәле һәм өзлекле хезмәтегез нәтиҗәсендә, Чуашстанда яшәүче татарларыбыз бөтен татар дөньясына дан казанып, күп кенә милләттәшләребезгә үрнәк һәм гыйбрәт булды. Чуашстан татарларының, шушы соңгы егерме ел эченд
...
Читать дальше »