Чуашстан һәм Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов һәр ел
азагында гадәткә кертелгән бу очрашуны быел да уздырды. Мәскәү һәм Чуашстандагы
мөфтиятләр эшчәнлеген аңлату белән беррәттән журналистларны кызыксындырган
сорауларны да җавапсыз калдырмады.
Очрашуда сүз татар милләтенең
киләчәктә сакланып калу һәм үсеш юллары турында барды. Ул милләт һәм ислам
диненең бер-береннән аерылмаска тиешлеген ассызыклады
Ул бигрәк тә
Мәскәүдә мәчет төзү өчен җир алу, мигрантлар мәсьәләләренә киңрәк тукталды.
Шулай ук, биш меңнән артык кеше сыйдырышлы Мәскәү Җәмигъ мәчете комплексын төзү
планнары белән уртаклашты.
Крганов үз
сүзләрен, барлык авырлыкларга каршы бөтен җәмгыять тупланып, илебезне,
көнебезне бергәләп матурайтырга тиешбез, дип тәмамлады.
Әлбир хәзрәтнең, очрашу барышында, Азатлык радиосына биргән интревьюсын түбәндәге сылтама белән карап була.