|
Шәгъбаны-шәриф аеның 15 нче кичәсе Бәраәт кичәседер. Бу кичәдә һич тә булмаса бер тәсбих намазы кылыныр.
Бәраәт кичәсендә 100 рәкәгатьле хәер намазы бардыр ки, аны кылган кеше, әгәр ул елда вафат итсә, шәһидләр мәртәбәсенә ирешер.
Намазга шулай ният ителер:
"Әй Раббым! Ният иттем Синең ризалыгың өчен намазга. Мине иләһи гафуыңа, иләһи фәезеңә ирештер. Каты кальбтән, дөнья вә ахыйрәт мәшәкатьләреннән саклап, сүәдаа (бәхетлеләр) дәфтәренә мине дә кайд (яз) әйлә, Аллаһү әкбәр”
Һәр рәкәгаттә Фатихадан соң 10 Ихласы-шәриф укылыр. Ике рәкәгаттә бер сәлам биреп 100 рәкәгаттә тәмамланыр. Һәр рәкәгаттә 100 Ихласы-шәриф уку белән дә 10 рәкәгать тә кылырга мөмкин.
Намаздан соң (Аллаһү Тәаләнең "Һү” исме-шәрифенең Әбҗәд хисабына күрә булган) 11 нәрсә ("Та Һә” – нең әбҗәд хисабының саны булган) 14 тапкыр укылыр.
Укылачак 11 нәрсә:
1. Истигъфар (14 тапкыр) ;
2. Салаваты-шәрифә (14 тапкыр) ;
3. Фатиха "Бисмилләһ” белән (14 тапкыр) ;
4. Аятел-Көрси "Бисмилләһ” белән (14 тапкыр) ;
5. Ләкад җәә әкүм "Бисмилләһ” белән (14 тапкыр) ;
1. 14 тапкыр "Йәәсиин, Йәәсиин ...” дигәннән соң 1 Йәсине-шәриф укылыр; 2. Ихласы-шәриф "Бисмилләһ” белән (14 тапкыр) ;
3. Фәләк сүрәсе "Бисмилләһ” белән (14 тапкыр) ;
4. Нәс сүрәсе "Бисмилләһ” белән (14 тапкыр) ;
5. 14 тапкыр:
Сүбхаанәллааһи үәлхамдү лилләәһи үә ләә иләәһә илләллааһү үәллааһү әкбәр. Үә ләә хаулә үә ләә куввәтә иллә билләһил-алиййил-азыйм.
6. Салаваты-шәрифә (Саләти-мүнҗия) (14 тапкыр).
Болардан соң дога кылыныр.
Добавил: redaktor | Рейтинг: 0.0/0 |
|