«  Октябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31



Мусульманские праздники

Код нашей кнопки для вашего сайта

Духовное Управление Мусульман Чувашской Республики



Просто скопируйте этот текст в html-код своей странички. Код валиден и содержит только ссылку на наш сайт и изображение самой кнопки.






Яндекс.Погода
Главная » 2011 » Октябрь » 19 » Фәнни «Шыгырдан укулары» һәм икътисади «Шыгырдан диалогы» форумы узачак

 Фәнни «Шыгырдан укулары» һәм икътисади «Шыгырдан диалогы» форумы узачак

Татар заманы сайтыннан алынды

26-27 октябрьдә Чуашстанда "Шыгырдан укулары” һәм "Шыгырдан диалогы” дип аталган икътисади форум узачак. Бу турыда Чуашстанның Диния нәзарәте матбугат үзәгеннән Рәфис Җәмдихан хәбәр итә. Казан, Чабаксар һәм Мәскәүдән килгән академиклар, галимнәр катнашачак. Бүгенге көндә әлеге тема бик актуаль булып тора. Чөнки, татар галимнәре раславынча, татар иҗтимагый тормышы революциягә кадәр дә, аннан соң да нигездә Ислам дине белән бәйләнгән булган. Бу бәйләнеш нәтиҗәсендә, революциягә кадәр, татарлар тиңе булмаган милли мохит, яшәеш системасы торгызганнар. Бүгенге көндәге милли-дини яңарыш ревоюциягә кадәргә бу чор дәрәҗәсенә ирешмәгән, шуңа күрә, Идел буендагы исламның тарихы һәм традицияләрен фәнни кысаларга салып өйрәнү вә бүгенге чынбарлык белән чагыштыру актуаль булып тора.
 
Моннан тыш, 27 октябрь көнне Чуашстанның Шыгырдан авылында тагын бер яңа чара узачак. Моңа кадәр гомум татар дөньясында да беренче тапкыр узачак бу чара – "Шыгырдан диалогы” дип атала һәм ул авылларның икътисадый форумы рәвешендә узачак. Бүген, бөтен дөньяда урбанизация, вә глаболизация барса да, авыллар барыбер илебезнең икътисад тармагының мөһим бер өлеше булып тора. Русиянең колачсыз җирләре авыл хуҗалыгы тармагы белән шөгылләнү өчен бик уңайлы җирләр. Ә инде, татар мәдәнияте бүгенге көндә субкультура рәвешендә шәһәр мәдәниятен тудырып килсә дә, әлегә милли яшәешнең тамырлары авылда кала бирә. Шуңа күрә, авылларның мәдәни яктан гына түгел, бигрәк тә икътисадый-социал яктан да тотрыклы бер үсеш юнәлешен булдыру актуаль. "Шыгырдан форумы” шушы юнәлештә бер башлангыч булып тора. Аның эшендә Чуашстан, Татарстан һәм Мәскәүдән килгән танылган икътисадчылар, дәүләт вә банк, авыл хуҗалыгы тармагы белгечләре катнашачак. Шулай ук, форум эшендә, Идел буендагы авыллардан чакырылган урта һәм вак бизнес вәкилләре дә булачак. Шулай итеп, "Шыгырдан диалогы” дәүләт, олы бизнес белән авыл җирендәге кече һәм вак бизнес вәкилләренә аралашу мәйданчыгы тудыра. Ике көн дәвам итәчәк бу чаралар кысаларында, Шыгырданда Идел буе авылларыннан килгән эшмәкәрләр, авыл җирлегендә эш алып баручы бизнес ияләренең күргәзмә-ярминкәсе дә эшләячәк. Күргәзмә-ярминкә бүгенге көндәге авыллардагы икътисадны аңларга һәм үсеш перспективаларын гамәли яктан бәяләргә мөмкинлек тудырачак. Авылларның киләчәге нинди булырга мөмкин? Шыгырдандагы чаралар кысаларында, Шыгырданның үз мисалында да күреп булыр дип уйлыйбыз. Русиядәге иң зур татар авылларының берсе булган Шыгырдандагы кече вә урта бизнес, авылдагы шәхси җитештерү тармагы белән дә, авылдагы мәдәни-социал инфраструктура белән дә таныштыру булачак. Моннан тыш, авылларга өмет бирүче тагын бер вакыйга Чуашстандагы вакыйганың йөзек кашына әйләнәчәк. Монысы, Шыгырдандагы икенче балалар бакчасына нигез салу тантанасы. Чынлап та, авылларның бүгенге көндәге проблемалары, халык саны кимүе бөтен ил буенча күзәтелгәндә, Шыгырданда халык саны, балалар тууы хисабына елдан-ел арта бара. Әле берничә ел элек кенә икенче мәктәп бинасы сафка басса, бүген инде яңа балалар бакчасына ихтыяҗ зур. Чуашстан җирендә бүгенге көндә 35 меңнән артык татар-мөселман яши. Алар Республиканың төрле авыл-шәһәрләрендә гомер кичерә. Бүгенге көндә татар дөньясында Чуашстанда яшәүче татарлар тормышы үрнәк итеп куела. Моңа әлеге җирлектә яшәүче милләттәшләребезнең көн-төн милли яшәешне торгызу юнәлешендәге гамәли эшчәнлеге сәбәп булды. Шулай итеп, Чуашстанда бүгенге көндә 21 татар мәктәбе эшли. 50 дән артык мәчет-мәхәллә эшчәнлек алып бара. Берничә газет нәшер ителә. Республикадагы татар-мөселманнарның методик үзәге булып "Гөлстан” мәдрәсәсе эшли. Ел дәвамында Мәүлид айлыгы, Сабантуйлар, шәкертләр бәйрәме, Коръән укучылар бәйгесе һәм башка бик күп төрле чаралар оештырыла. Бу эшләрнең башында Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте тора. Җирле татар милли-мәдәни мохтәрияте дә ярдәм итә.
Добавил: redaktor | Рейтинг: 0.0/0 |






Карта Чебоксар

Карта Чувашии

Официальный сайт Всемирного конгресса татар

Всемирный форум татарской молодежи

Официальный сайт татарской общины Самарской области

Татарский независимый портал

Татарский Всемирный сервер

TATARICA - татарский мир

Первый сайт астраханских татар

Татары Урала

Татары Башкортостана

Общение в татарском мире

Агенство Татарстана по массовой коммуникации

Караоке по-татарски

Совет деревни Урмаево

Общественная организация «Национально-культурная автономия татар Чувашской Республики»

Список членов Совета общественной организации «НКАТ ЧР» на 2008год

Сведения об истории татарской диаспоры Чувашской Республики

Татарское население районов и городов Чувашской Республики по данным переписи населения 2002года

Татарские творческие коллективы Чувашии


Наши друзья:
Проекты CRM Документы //tokaevo.ucoz.ru
http://www.umma.ru
http://tatar-congress.org
http://muslime-penza.ru/
Сайт создан в системе uCoz
2008 © Духовное управление Мусульман Чувашской Республики