«  Июнь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930



Мусульманские праздники

Код нашей кнопки для вашего сайта

Духовное Управление Мусульман Чувашской Республики



Просто скопируйте этот текст в html-код своей странички. Код валиден и содержит только ссылку на наш сайт и изображение самой кнопки.






Яндекс.Погода
Главная » 2011 » Июнь » 25 » Урмай сабантуй кунакларын кабул итте

 Урмай сабантуй кунакларын кабул итте

Татар дөньясында  олуг бәйрәм узды. Халык шәһри Болгарга барып зыярат кылды. Россиянең төрле якларыннан килгән милләттәшләребез Болгардан юлны Чувашиягә алды. Меңләгән кардәшләребез Бөтенрусия сабантуена Шыгырданга ашкынды. Кунакларның күбесе Шыгырданга, шәһси  гаиләләргә урнашты. Менә, Түбән Тагил, Мәскәү, Екатеринбург, Мәскәү өлкәсе Щелково шәһәре кунаклары Урмай авылына тукталдылар. Урмайлылар кунакларны авыл мәдәният йортында  корбан мәҗлесе  белән каршы алдылар. "Мишәр " ансамбле җырлы биюле композицияләрен кунакларга күрсәтте, тәмле сый-хөрмәт белән сыйлады. Кунаклар яңа мәчетне күреп сокланып хәйран калдылар.

"Искиткеч гүзәл авыл, күптән килеп күрергә теләгем бар иде. Шундый күркәм йорт-җирләр, олы мәдәниятле, динле халык яши Урмайда. Ишетеп белә идем, инде хәзер үзем, үз күзләрем белән күрдем” – ди, Екатеринбург каласыннган килгән Фәвия Сафиуллина. Щелково шәһәре имамы Ринат әфәнде :”Рәхмәт дусларым Хайдәр, Фәнис , Җәүһәр Сафииуллиннар гаиләләренә. Заманында безнең шәһәргә мәчет ясап биргәннәр иде. Оста куллы милләтпәрвәрләр икәнне әллә кайчан белә идек. Аралашып яшибез.  Бүген безне, сабантуйга килгән делегацияләрне, шундый җылы кабул иттеләр. Алланың рәхмәте яусын, безне шулай кадерләп каршы алган өчен. Шундый тәмле итеп аш-су корганыгыз өчен, җыр-моңыгыз өчен. Иң мөһиме – дуслыгыбыз нык булып калсын, бер-беребезгә терәк булып калыйк.”

Очрашу мәҗлесендә Чувашия Республикасы Дәүләт Советы депутаты, "Чувашрегионгаз” оешмасы генераль директоры Кияметдин Мифтахутдинов катнашты, кунакларны котлап тәбрикләү сүзләрен җиткезде. Чувашия Республикасының бүгенгесе һәм киләчәге турында, аның тормышы турында тәфсилләп сөйләде. Бәйгедә Урмай авылы поселениясе башлыгы Минзаһит Зайнуллин, Чувашия Республикасы татарларының милли мөхтәрият рәисе Рамик Гаделъянов катнаштылар.

Очрашу кичәсен Фәрит Гыйбатдинов җитәкчелегендә Урмай авылы социаль мәдәният үзәге, сәнгать мәктәбе укытучылары  белән әзерләнде. Кунаклар шәһси йортларда  һәм "Круиз” кунакһанәсендә кундылар. 19 нчы июндә бәйрәмне  Шыгырдан сабантуенда дәвам иттеләр. Оештору комитеты исеменнән бик зур рахмәт Бөтенроссия татар авыллары  Сабантуе кунакларын кунак иткән шәхси йортларга, авылларга һәм оешмаларга.

Добавил: redaktor | Рейтинг: 0.0/0 |






Карта Чебоксар

Карта Чувашии

Официальный сайт Всемирного конгресса татар

Всемирный форум татарской молодежи

Официальный сайт татарской общины Самарской области

Татарский независимый портал

Татарский Всемирный сервер

TATARICA - татарский мир

Первый сайт астраханских татар

Татары Урала

Татары Башкортостана

Общение в татарском мире

Агенство Татарстана по массовой коммуникации

Караоке по-татарски

Совет деревни Урмаево

Общественная организация «Национально-культурная автономия татар Чувашской Республики»

Список членов Совета общественной организации «НКАТ ЧР» на 2008год

Сведения об истории татарской диаспоры Чувашской Республики

Татарское население районов и городов Чувашской Республики по данным переписи населения 2002года

Татарские творческие коллективы Чувашии


Наши друзья:
Проекты CRM Документы //tokaevo.ucoz.ru
http://www.umma.ru
http://tatar-congress.org
http://muslime-penza.ru/
Сайт создан в системе uCoz
2008 © Духовное управление Мусульман Чувашской Республики