«  Ноябрь 2009  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30



Мусульманские праздники

Код нашей кнопки для вашего сайта

Духовное Управление Мусульман Чувашской Республики



Просто скопируйте этот текст в html-код своей странички. Код валиден и содержит только ссылку на наш сайт и изображение самой кнопки.






Яндекс.Погода
Главная » 2009 » Ноябрь » 26 » Корбан Гаете котлавы

 Корбан Гаете котлавы

Бисмилләһир – Рахмәәнир –Рахиим!
Чувашстан Җөмһүрияте Мөселманнарының Диния Нәзараты
Корбан Гаете котлавы

   Мөхтәрәм Имам-хатыйблар, мөтәвәллият әгъзалары, газиз Мөселманнар!
Әссәләмү алейкум вә Рахмәтүллаһи вә Бәракәтүһ!
   Диния Нәзараты һәм аңа табиг булган 50 дән артык мәхәллә һәм оешмалар исеменнән Сезне, барчагызны да, чын күңелдән Гайд-әл-Адха Корбан Гаете бәйрәме белән котлыйбыз, йөрәгебездән тәбриг итәбез.

   Күркәм эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне һәм гөнаһларыбызны (йолуны) ярлыкауна гәүдәләндерүче әлеге бәйрәм Ислам динендә иң олуг бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Мәккәгә хаҗ кылу тәмамлануны белдерүче әлеге изге көндә Чувашстан мөселманнары, бөтен дөнья мөселманнары кебек, Ислам диненең якыннарыңа булган мәхәббәт, гаделлек һәм әби-бабаларыбыз тоткан ислам диненә тугрылык кебек камил сыйфатларының тормышчанлыгын ассызыклап һәм шуның белән туган җиребездә Ислам динен тынычлык һәм игелек дине буларак раслап, борынгы Ибрахим.г.с.м .нән калган йоланы - корбан чалу йоласын үтиләр.
   Бу-изге эш ваҗиб гамәлдер. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.) үзенең бер хәдисендә : " Адәм баласына Корбан бәйрәме көнендә Аллаһка якынаю өчен корбан канын агызудан да сөеклерәк бер эш булмас”,- дигән. Үдхия корбаны, тормыш нигъмәтенә шөкер кылып, Ибраһим (а.с.)нең гореф-гадәтен дәвам итеп, әҗере Сират күпереннән үтү һәм гөнаһларыбызның ярлыкануы өчен чалына. "Хаҗ” сүрәсендә һәр өммәткә корбан чалуның шәригать буенча кушылганлыгы әйтелә. Чынлыкта, корбанның ите дә, каны да Аллаһка барып ирешми. Аллаһы Тәгалә. шушы сәбәп белән мөэминнәрнең бары тик тәкъвалыкларын һәм ниятләрен генә сыный. " Саффәт” сүрәсендә корбан чалу Аллаһның ризалыгына ирешү өчен әмер кылынган һәм шул әмергә буйсынучыга әҗер-сәваблар вәгъдә ителгән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.) әйткәне кебек: "Корбан чалучы кешегә һәрбер йон бөртеге өчен савап бирелә” ,- дигән сүзе әҗер-савап эзләүчеләргә бер мөмкинчелек булып торадыр. Аеруча Исмәгыйль (а.с.) нең вакыйгасы безгә бик гыйбрәтледер. ( Шушы көннәрдә) Коръән Кәрим сүзенә бинаән малы җиткән һәр мөселманга Хаҗ кылу фарыздыр. Аллаһның әмере, кушуы, боерыгы бу. Быелда Чувашиядән кардәшләребез һәзер Кәгъбәтулла Шәриф янда шушы фарызны үтиләр. Безгә дә һәммәбезгә Аллаһ Тәгалә насыйб итсә иде Үзенең һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)кунагы булып Хаҗга барырга.
   Хөрмәтле яшьләребезнең ата-аналары! Бозыклыклар белән булган шушы дөньяда балаларыбыз безнең өстебездә амәнәт икәнне онытмаса идек. Алар өчен без җаваплы. Тагын бер уйланып аларга дөрес тәрбия һәм ныклы белем, күңелләрендә мөкатдәс динебезгә хөрмәт тәрбияләргә кирәклеген онытмыйк. Урамнарда сәрхушлек, наркомания, бозыклык булган заманда, аларга дөрес юл күрсәтү олыларның турыдан-туры бурычы. Югыйсә, без - олылар-аларны харап итүче гаепле буын була күрмик.
Изге гамәлләребез бу дөньяда бәхеткә әверелеп, ахыйрәттә бер нур яктысы буларак безгә Җәннәт ишекләрен ачып керергә сәбәпче булса иде!

Тәшрик көннәре 

   Корбан бәйрәменең Гарафә көне, иртәнге намаздан башлап, дүртенче көннең икенде намазына кадәр 23 вакыт намазда, фарыздан соң ошбу тәкбирне уку ваҗибтыр:"Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Аллааһү әкбәр вә лилләәһил-хамд”. 

   Газиз дин-кардәшләребез!

   Шушы гаять кадерле көннәрдә ата-бабаларыбызның, якыннарыбызның каберләрен зиярат кылырга, туганнарыбызның, фәкыйрь вә мохтаҗларның, күршеләребезнең күңелләрен күрергә, бүләкләр биреп, иң тәмле нигъмәтләребез белән сыйлап, йөзләрен шатландырырга ашыгыйк. Я, Раббым, шушы изге вә сәваблы көннәрдә яңгыраган догаларыбыз һәркайсыбызга да барып ирешеп, күңелләргә күркәм сабырлык, иман вә шәфәгать нурлары өстәсә иде, төрле җирләрдә барган, миллионлаган дин кардәшләребез күңелләренә ачы хәсрәт салган сугыш афәтләрен бөтенләй туктатсаң, җир тетрәү, су басу вә ачлык галәмәтләрен күрсәтмәсәң иде.
   Сөекле дин-кардәшләребез! Барчагызны да Гайд-әл-Адха бәйрәме белән кайнар котлап, Чувашстан мөселманнары делегациясе миллионлаган кардәшләребез белән Хаҗдан, Кәгъбәтулла шәриф, Пәйгамбәребезнең рауза шәрифе яныннан Безләргә саулык-сәламәтлекләр теләп изге догада кылган хаҗлары вә догаларыбызны Аллаһ Раббыбыз кабул итсә иде. 
  Россия Мөселманнарының Үзәк Диния Нәзараты Рәисенең Беренче урынбасары,Чувашстан Җөмһүрияте Мөселманнарының Диния Нәзараты Рәисе, Мөфти Альбир хәзрәт Крганов.
    Сораулар булса, мәдрәсә телефонына шалтыратыгыз:8-835-32-43-8-42, җавап
бирербез.
   Гаед намазы укылу вакыты: 2009 елның 27 нче ноябрендә, кояш чыккач 45 минуттан соң.
 
 
Добавил: DiVa | Рейтинг: 0.0/0 |






Карта Чебоксар

Карта Чувашии

Официальный сайт Всемирного конгресса татар

Всемирный форум татарской молодежи

Официальный сайт татарской общины Самарской области

Татарский независимый портал

Татарский Всемирный сервер

TATARICA - татарский мир

Первый сайт астраханских татар

Татары Урала

Татары Башкортостана

Общение в татарском мире

Агенство Татарстана по массовой коммуникации

Караоке по-татарски

Совет деревни Урмаево

Общественная организация «Национально-культурная автономия татар Чувашской Республики»

Список членов Совета общественной организации «НКАТ ЧР» на 2008год

Сведения об истории татарской диаспоры Чувашской Республики

Татарское население районов и городов Чувашской Республики по данным переписи населения 2002года

Татарские творческие коллективы Чувашии


Наши друзья:
Проекты CRM Документы //tokaevo.ucoz.ru
http://www.umma.ru
http://tatar-congress.org
http://muslime-penza.ru/
Сайт создан в системе uCoz
2008 © Духовное управление Мусульман Чувашской Республики