|
Мөгътәбәр, Фәрит Абдулла улы Гыйбатдинов!
Үзәк Диния нәзарәте, Чуашстан мөселманнары Дини идарәсе, аңа багълы 50 артык мәхәлләләребез һәм шәхсән үземнең исемнән, Сезне 50 яшьлек юбилеегыз уңаеннан, ихлас калебләребездән чыккан хәер-догаларыбыз белән тәбриклибез.
50 яшьлек гомер, бу фани дөньяда аз вакыт түгел. Сез, кадерле кардәшем Фәрит әфәнде, шушы кичкән гомерегезнең иң асыл елларын милләткә, халкыбызның мәдәниятенә багышладыгыз.
Сезнең нәтиҗәле һәм өзлекле хезмәтегез нәтиҗәсендә, Чуашстанда яшәүче татарларыбыз бөтен татар дөньясына дан казанып, күп кенә милләттәшләребезгә үрнәк һәм гыйбрәт булды. Чуашстан татарларының, шушы соңгы егерме ел эчендә ирешкән уңышларында, Сезнең олы хезмәтегез бәһаләп бетергесез зур.
22 ел дәвамында, тиңе булмаган, халкыбызның үсеше, мәдәни алгарышы өчен нигез булып, милли моңыбызның сагында торган “Урмай моңы” төбәкара бәйгесе, милләтебезнең югала барган җәүһәрләрен бер урынга туплап, аларга яңа сулыш өргән “ART MEDXIA” мөселман җырлары һәм мөнәҗәтләре фестивале оештырдыгыз. Болар белән Сез, республика татарларыбызны бөтен дөньяга таныттыгыз. Әмма, бу зур казанышлар артында Сезнең даими, көндәлек хезмәтегез ята. Республика буйлап, яшь буынга милли мәдәниятне, борынгы сәнгатебезне танытып, аларга җан өреп торучы да Сез буласыз. Сезнең, заманыбызның милләт хадименең, эшчәнлеген санап бетереп булмастыр...
Татар-мөселманнар гомер бакый Сезнең кебек фидаиләр белән алга бардылар. Гасырлар буена, алгарышның нигезендә, эчкерсез, милләтенә һәм диненә җан бирерлек тугърылыклы шәхесләр торды. Сез бүген шуларның дәвамчысы, ә безнең өчен нигез ташыдай шәхесебез.
Фәрит әфәнде, бу фани дөньяда берни дә буш урында тумаганлык без яхшы беләбез. Сезнең, дистә еллар буе милләткә, милли мәдәнияткә фидаиләрчә хезмәтегезнең нигезендә дә гаилә, нәсел, дуслар белән уртак тел таба алуыгыз да ята. Дистәдән артык буын чылбырыгыз сезнең эшчәнлектә, көндәлек тормышта нигез булып тора.
Алга таба да, Аллаһыбызның киң рәхим шәфкате белән, бер-беребезгә таяныч булып, халкыбызның, динебезнең алгарышы, үсеше өчен хезмәт итәргә язсын. Раббыбыз Җәллә Җәләлүһ, киләчәк тормышыгызда да, иман байлыгыннан аермыйча, тазалык һәм саулык белән гомер итәргә насыйп кылсын. Гаилә бәхете, ата-ана фатихасы, иман ныклыгы киләчәктә дә, иншалла, хезмәтегездә төп багана булып торыр.
50 яшь ул - гомернең уртасы гына. Раббыбыз язган булса, алдагы елларда да, гомер бәйрәмнәрен шатлыкта, куанычта үткәрергә насыйп әйләсен.
Бу көннәрдә уза торган гомер бәйрәмегез мөбәрак булсын!
Ихлас догаларыбыз белән, Үзәк Диния нәзарәте рәисенең Беренче урынбасары, Чуашстан мөселманнары Дини идарәсе рәисе, мөфти Альбир хәзрәт Крганов.
Добавил: DiVa | Рейтинг: 0.0/0 |
|