«  Октябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031



Мусульманские праздники

Код нашей кнопки для вашего сайта

Духовное Управление Мусульман Чувашской Республики



Просто скопируйте этот текст в html-код своей странички. Код валиден и содержит только ссылку на наш сайт и изображение самой кнопки.






Яндекс.Погода
Главная » 2013 » Октябрь » 15 » Мөфти Албир хәзрәт Кргановның Корбан Гаете котлавы

 Мөфти Албир хәзрәт Кргановның Корбан Гаете котлавы

 Мөхтәрәм имам-хатыйблар, мөтәвәллият әгъзалары, газиз мөселманнар! 
Әссәләмү гәләйкүм вә Рахмәтүллаһи вә Бәракәтүһ! 
   Диния Нәзараты һәм аңа табигъ булган 50 дән артык мәхәллә һәм оешмалар исеменнән Сезне чын күңелдән Гайд-әл-Адха - Корбан Гаете бәйрәме белән котлыйбыз!

   Күркәм эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне һәм гөнаһларыбызны ярлыкауны гәүдәләндерүче әлеге бәйрәм - Ислам динендә иң олуг бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Бүген, Мәккәи -Мөкәррәмәдә хаҗ кылу тәмамлануны белдерүче әлеге изге көндә, Чуашстан мөселманнары, бөтен дөнья мөселманнары белән бергәләп шушы олы бәйрәмне билгеләп үтәләр.

Корбан гаете, Ислам динендәге башка бәйрәмнәр кебек үк, күркәм эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне һәм гөнаһларыбызны ярлыкауны гәүдәләндерә. Әлеге олуг бәйрәмне барча мөселманнар түземсезлек белән көтеп алалар. Корбан гарәпчәдән "якынаю”, "якын булу” дип тәрҗемә ителә.

Әлеге бәйрәм бигрәк тә авыруларга, бәла-казаларга юлыккан мөселман кардәшләребезгә, олы буын вәкилләренә, ятимнәр һәм мохтаҗларга битараф калмаска, аларга игътибар илә ихтирам күрсәтергә чакыра. Тормышта, матди байлыктан бигрәк, якыннарыңның, туганнарыңның игътибары һәм җылы мөгаммәләсе күпкә кыйммәтрәк булуын искәртә.

Корбан чалу — кешеләр өчен Аллаһ тарафыннан билгеләнгән, пәйгамбәрләр кылган вә безгә кушып калдырылган изге гыйбадәтләрнең берсе. Әлеге бәйрәм көннәрендә Аллаһы Тәгаләгәнең бөеклегенә, Исламның хак дин булуына тагын бер кат инанабыз. Мөселманнар, Ибраһим пәйгамбәребезнең (г.с.) юлын дәвам итеп, рухи-әхлакый камиллеккә, бер-берсенә хәерхаһлы булуга ирешә.

Корбан чалу — малы, мөмкинлеге, хәле булганнарга изге эш, ваҗиб гамәлдер. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.) үзенең бер хәдисендә : "Адәм баласына Корбан бәйрәме көнендә Аллаһка якынаю өчен корбан канын агызудан да сөеклерәк бер эш булмас”,- дигән.

Үдхия корбаны (ягъни, шушы Корбан гаете көннәрендә чалынган корбан), тормыш нигъмәтенә шөкер кылып, Ибраһим (г.с.)нең гореф-гадәтен дәвам итеп, әҗере Сират күпереннән үтү һәм гөнаһларыбызның ярлыкануы өчен чалына.

Аллаһы Тәгалә мөбарәк Корьәни-Кәримдә "Хаҗ” сүрәсендә һәр өммәткә корбан чалуның шәригать буенча кушылганлыгы әйтелә. Чынлыкта, корбанның ите дә, каны да Аллаһка барып ирешми. Аллаһы Тәгалә. шушы сәбәп белән мөэминнәрнең бары тик тәкъвалыкларын һәм ниятләрен генә сыный.

Корьәни-Кәримдә "Саффәт” сүрәсендә корбан чалу Аллаһның ризалыгына ирешү өчен әмер кылынган һәм шул әмергә буйсынучыга әҗер-сәваблар вәгъдә ителгән.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) бер хәдисендә болай ди: "Корбан чалучы кешегә һәрбер йон бөртеге өчен савап бирелә”. Шулай итеп бу гамәл әҗер-савап эзләүчеләргә бер мөмкинчелек булып торадыр. Шушы көннәрдә Коръән - Кәрим сүзенә нигезләнеп малы, хәле, мөмкинлеге җиткән һәр мөселманга Хаҗ кылу фарыздыр. Аллаһның әмере, кушуы, боерыгы бу.

Быелда Чувашиядән кардәшләребез хәзер Кәгъбәтулла Шәриф янында шушы фарызны үтиләр. Безгә дә, Үзенең һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)кунагы булып Хаҗга барырга һәммәбезгә Аллаһ Тәгалә насыйб итсә иде. 

Без бу мөбарәк бәйрәмдә гает намазларын укып, Аллаһ ризалыгы өчен корбаннар чалып, игелекле гамәлләр кылып, Аллаһның рәхмәтенә якынаябыз, шуңа күрә бу олуг бәйрәмебезне шатланып каршы алабыз. 
Бу мөбарәк көн дошманлык һәм үпкә хисләрен бетерә. Иманнарыбызны, ниятләребезне һәм гамәлләребезне пакьландырырга, начарлыклардан, явызлыклардан арынырга ярдәм итә.
Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә ил-көннәребезгә, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә исәнлек-саулык, күңелләребезгә эдәп тәүфыйк-һидаять биреп, һәркайсыбызга хәерле һәм бәрәкәтле тормышлар насыйп итсен. Корбан бәйрәме көннәрендә ихлас күңелдән изге гамәл- гыйбадәтләр кылып, корбаннарыбызны чалып Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез рәхмәтләренә барчабызга да ирешергә насыйп булсын!

  Яшьләребезгә аерым сүзебезне җиткерәсебез килә! Бозыклыклар белән тулган шушы дөньяда балаларыбыз безнең өстебездә амәнәт икәнне онытмаса идек. Алар өчен без җаваплы. Тагын бер уйланып, аларга дөрес тәрбия һәм ныклы белем, күңелләрендә газиз динебезгә хөрмәт тәрбияләргә кирәклеген онытмыйк. Тормышыбызда бозыклык күп, шулардан сакланырга тырышыйк. Ир хакын, хатын хакын, бала хакын, ата-ана хакын кадерлик. Динебез кушканча, ир ир булып, хатын-кыз үз урынын белеп, бер-берләрен кадерләп яшәргә насыйп итсен. 
Изге гамәлләребез бу дөньяда бәхеткә әверелеп, ахыйрәттә бер нур яктысы буларак безгә Җәннәт ишекләрен ачып керергә сәбәпче булса иде!

   Газиз дин-кардәшләребез!

    Шушы гаять кадерле көннәрдә ата-бабаларыбызның, якыннарыбызның каберләрен зиярат кылырга, туганнарыбызның, фәкыйрь вә мохтаҗларның, күршеләребезнең күңелләрен күрергә, бүләкләр биреп, иң тәмле нигъмәтләребез белән сыйлап, йөзләрен шатландырырга ашыгыйк. Я, Раббым, шушы изге вә сәваблы көннәрдә яңгыраган догаларыбыз һәркайсыбызга да барып ирешеп, күңелләргә күркәм сабырлык, иман вә шәфәгать нурлары өстәсә иде, төрле җирләрдә барган, миллионлаган дин кардәшләребез күңелләренә ачы хәсрәт салган сугыш афәтләрен бөтенләй туктатсаң, җир тетрәү, су басу вә ачлык галәмәтләрен күрсәтмәсәң иде.
   Сөекле дин-кардәшләребез! Барчагызны да Гайд-әл-Адха бәйрәме белән кайнар котлап, Чувашстан мөселманнары делегациясе миллионлаган кардәшләребез белән Хаҗдан, Кәгъбәтулла шәриф, Пәйгамбәребезнең рауза шәрифе яныннан безләргә саулык-сәламәтлекләр теләп изге догада кылган хаҗлары вә догаларыбызны Аллаһ Раббыбыз кабул итсә иде. 

  Мәскәү, Үзәк төбәк һәм Чуашстан

мөселманнарыны мөфтие

Албир хәзрәт Крганов

Добавил: cemdi | Рейтинг: 0.0/0 |






Карта Чебоксар

Карта Чувашии

Официальный сайт Всемирного конгресса татар

Всемирный форум татарской молодежи

Официальный сайт татарской общины Самарской области

Татарский независимый портал

Татарский Всемирный сервер

TATARICA - татарский мир

Первый сайт астраханских татар

Татары Урала

Татары Башкортостана

Общение в татарском мире

Агенство Татарстана по массовой коммуникации

Караоке по-татарски

Совет деревни Урмаево

Общественная организация «Национально-культурная автономия татар Чувашской Республики»

Список членов Совета общественной организации «НКАТ ЧР» на 2008год

Сведения об истории татарской диаспоры Чувашской Республики

Татарское население районов и городов Чувашской Республики по данным переписи населения 2002года

Татарские творческие коллективы Чувашии


Наши друзья:
Проекты CRM Документы //tokaevo.ucoz.ru
http://www.umma.ru
http://tatar-congress.org
http://muslime-penza.ru/
Сайт создан в системе uCoz
2008 © Духовное управление Мусульман Чувашской Республики