|
- Чуашстан
Республикасында традицион "Шыгырдан
укулары” булып узды. Форсаттан
файдаланып, без анда ЧР Диния нәзарәте
рәисе, Русия Үзәк Диния нәзарәтенең
Мәскәү шәһәре һәм Үзәк төбәк мөфтие,
РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Әлбир
Кыргановка кызыксындырган сорауларыбызны
бирдек.
- – 19
сентябрьдә РФ Президенты Владимир
Путин "Валдай” бәхәс клубында Русия
һәм чит ил сәясәтчеләре, җәмәгать
эшлеклеләре белән очрашты. Әлеге
рәсми булмаган очрашуда катнашучы
буларак, ул сездә нинди тәэсир калдырды?
–
Шактый ачык сөйләшү булды әлеге очрашу.
Русиянең үзеннән һәм чит илләрдән
килгән экспертлар шактый четерекле
мәсьәлә кузгатты. Кискен сораулар да
бирелде. Президент администрациясенең
җаваплы хезмәткәрләре, федераль
министрлар, экспертларның бик тә
үзенчәлекле фикер алышуы булды ул.
Гомумән, бу – унынчы, юбилей очрашуы
икән. Дүрт көн дәвамында Россиянең
дөньядагы урыны хакында шактый
кызыклы, гыйбрәтле фикерләр ишетергә
туры килде. Русиянең күптөрлелеге
– башкаларга да үрнәк, дигән шигарь
астында узды ул.
Русия
сәясәтчеләре белән төрле мәсьәләләр
хакында бәхәсләшеп, фикер алышып
була торган бик үзенчәлекле мәйданчык
ул "Валдай” клубы. Анда Путин илебезнең
киләчәге хакында бик төпле фикерләрен
җиткерде. Диннәрнең, милләтләрнең
тигезлеге хакында басым ясап әйтүе
хәтердә калды. Советлар Союзы вакытында
милли мәсьәләләргә зур игътибар
бирелүен искәртте ул. Һәр халыкның
үз милли газета-журналлары чыгып килде;
бүген дә милли матбугат яшәргә, нәшер
ителергә тиеш, дип әйтүе күңелебезгә
хуш килде.
Көнбатышта
демократия дигән исем астында һәркем
– мөстәкыйль, азат кеше; ни тели шуны
эшли ала дигән булып, әллә нинди тузга
язмаган, Алла каршында да, бәндә алдында
да ярамаган бозык эшләр җәелеп килә.
Шушындый афәт янаганда, илебез
халыкларының электән килгән
мәдәниятләрен, үз йөзен, әхлакый
казанышларын сакларга тырышу мөһим.
Президентыбызның Евразия, тәгаен
алганда БДБ илләре халыклары бер-беренә
матди ярдәм итү белән генә чикләнмичә,
элекке багланышларны ныгытырга, рухи
берлегебезне кайгыртырга тиеш, дип
чакыруы да бик вакытлы, бик урынлы.
Безнең мәгълүматлар буенча, 22 октябрьдә,
Уфада РФ Дәүләт Советы киңәшмәсе узачак,
анда милли мәсьәлә дә каралачак. Күп
милләтле, күп динле Русия өчен милли
идея булырга тиеш. Президент анда милли
идея нәрсәдән гыйбарәт булырга
тиешлеген тагын да төгәлрәк ишеттерер
дип уйлыйм. Милләтчелек дип башкаларга
зыян китермичә, шул ук вакытта
күптөрлелектә үзлегеңне сакларга
кирәк. Миңа калса, Президентның бик
мөһим фикере бу. Безгә бу фикерне
куәтләп, хуплап эшләргә кирәк.
–
Эльмир Кулиевның урысча дөнья күргән
"Коръән тәфсире”н тыюны ничек кабул
иттегез?
–
Әйе, төрле тәфсирләр бар. Аларны
чагыштырып укып барабыз. Бу тәфсир
җәһәтендә экспертлардан тыюның сәбәбен
сорадык. Анда, чынлап та, дәгъва
белдерерлек берничә урын бар икән.
Әйтик, җиһад төшенчәсе сугыш алып бару
мәгънәсендә тәрҗемә ителгән. Югыйсә,
аның мәгънәсе күп төрле. Беренче чиратта
җиһад – үз нәфесеңә каршы көрәшү ул.
Аның төрле дәрәҗәләре бар. Шәригатьтә
бу билгеле, әмма аны дөрес итеп аңлата
белү кирәк. Менә шундый төгәлсезлекләргә
карап, тәфсирне тыярга булганнар, дип
аңлаттылар безгә. Дөрестән дә, дини
китаплар нәшер иткәндә бик игътибарлы
булырга кирәк. Кайбер китапларда сүз
алмаштыру күренә. Билгеле, төрле
вариантлар, төрле тәфсирләр булырга
тиеш. Ләкин бүгенге вәзгыятьтә
Аллага, дингә ышана торган кешеләрнең
фикерен чуалта торган мондый китаплар
чыгудан шүрлиләр дә. Моның нигезе дә
бар. Чөнки яшьләр, шушындый икеле-микеле
аңлатуга таянып, кырын гамәлләр кыла
башлый. Шул ук вакытта РФ Президентының
Идел буе федераль округы җитәкчеләре,
башка җаваплы чиновниклар белән
күрешкәндә, ниндидер район судында,
динне, Коръәнне аңлап бетермәгән
экспертларның фикеренә таянып
кына, дини китапларны тыймаска иде,
дип искәртеп торабыз. Безнеңчә,
Русиядә ниндидер гомум федераль
дәрәҗәдә каралганнан соң гына тыю
турында карар кабул итәргә мөмкин. Зур
галимнәр, абруйлы дин әһелләре катнашкан
экспертлар комиссиясе чыгарган карар
булса, җәмгыятьтә бу әллә ни зур
шау-шу тудырмас иде. Шунысы да бар:
академик дәрәҗәдәге галимнәр
төрле-төрле тәфсирләр булуга тыныч
карый. Ләкин гади халыкка, миллионлаган
мөселманга Коръән тәфсиренең ни
өчен тыелуын аңлатып бетерү бик
кыен. Дәүләт белән мөселманнар
арасындагы мөнәсәбәтне бозарга тырышкан
тарафлар моннан бик оста файдалана.
Шуңа күрә ниндидер китапны тыйган
вакытта бу хәл илнең бердәмлегенә,
ныклыгына зыян салмасмы, дип игътибарлырак
булырга кирәк.
–
Түбән Новгород мәчетләренең берсеннән
элекке Нижгар өлкәсе Диния нәзарәте
рәисе Өмәр хәзрәтне кыйнап чыгарганнар
дип ишеттек.
–
Бу җәһәттә төгәл мәгълүматым юк.
Күпләребез интернеттан күреп кенә
белә. Әлбәттә, аяныч хәл. Илебезнең
төрле төбәкләрендә мондый фетнәләр
чыгу – мөселманнарның, бигрәк тә
үзебезнең татар халкының дәрәҗәсен
төшерә торган ямьсез күренеш. Мин монда
бер тарафны да аклап әйтә алмыйм. Чөнки
мәсьәләне төгәл, ачык белмим. Ләкин
фетнә чыгару – мөселманнарга тап
төшерү. Бүген мәхәлләләргә,
мөфтиятләргә ничек тә аңлашып
яшәргә кирәк. Бер кешенең теләгенә,
ихтыярына карап кына бөтен нәрсәне
көйләп булмый. Бүген мөселманнар
ачыктан-ачык сөйләшүне көтә.
Борчыган мәсьәләләрне уртага салып
сөйләшергә, аңлашырга кирәк.
–
21-22 октябрьдә Уфада Русия Үзәк Диния
нәзарәте оешуга 225 ел тулу уңаеннан зур
конференция булачак. Сез анда
катнашасыздыр?
–
Әйе, бу – бик зур вакыйга. Татар халкы
моны һич тә игътибардан читтә калдырмас.
Чөнки милләтебезне 200 елдан артык
җитәкләп эшләп килгән зур оешма бу.
Дөрес, соңгы 25 елда бик күп дини идарәләр
оешты. Әле без узган ел гына бу юбилейга
әзерлек уңаеннан ТР Фәннәр академиясендә
конференция үткәргән идек.
Мәскәүдә, РФ Иҗтимагый палатасында
да, башка төбәкләрдә дә конференция,
"түгәрәк өстәл”ләр уздырылды. Инде
хәзер бәйрәм Уфада була. Анда Путин да
катнашыр дип көтелә. Русия Үзәк Диния
нәзарәте – бөтен татар халкының
мирасы ул. Бер төбәк кенә үзенә ала,
аерым шәхесләр, сәясәтчеләр генә
аны үз мәнфәгатьләрендә куллана
алмый. Әйтик, Татарстан Диния нәзарәтен
ничек инде Үзәк нәзарәттән аерым дип
күзалларга мөмкин?! Безнең тарихыбыз
уртак бит. Дини җитәкчелек арасында
аңлашу-аңлашмау – бөтенләй башка
мәсьәлә. Кемнең нәрсә эшләгәнен,
нәрсә кылганын тарих бәяләр. Берни дә
югалмый. Менә ябык архивлар да ачыла,
элек мәгълүм булмаган күп нәрсә ачыклана.
Без бер халык булып аңлашып, шәхси
амбицияләребезне читкә куеп яшәргә,
бер-беребезгә юл куя белергә тиеш. Инде
үземә килгәндә, мин Уфага бара алмыйм.
Әти-әниемә, хаҗга алып барам, дип вәгъдә
биргән идем.
–
Сүриядә химик коралны юк итү зур
каршылыкларга очрар, Русия өчен аның
икенче Әфганстанга әйләнү ихтималы
бар, дип фаразлаучылар күренә. Бу
җәһәттән нәрсә әйтерсез?
–
Русия өчен генә түгел, дөнья өчен бик
дәһшәтле вәзгыять бу. Валдай күрешүе
вакытында миңа бу уңайдан Президент
сүз биргән иде. Ватандашларыбыз һәм
чит ил кунаклары алдында мин Русия
ислам дин әһелләренең әлеге конфликтка
мөнәсәбәтен аңлаттым. Мәккә, Мәдинә
кебек булмаса да, Дәмәшекъ гади генә
шәһәр түгел. Миллиардлаган мөселманның
дини игътикатында, хәтта
христианнарныкында да без Гайсә
пәйгамбәрнең кабат килүен көтәбез.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам,
Гәйсә Дәмәшекътәге ак манаралы
мәчеткә киләчәк, дигән булган. Рим
папасы да 2000 елның башында Дәмәшекъкә
килгәч, ул мәчетне күреп, гизеп киткән.
Шуңа күрә әлеге илдә тынычлык урнаштыру
геополитик мәсьәләне чишү генә түгел.
Сугыш, ызгыш дәвам иткәндә, диннәр
арасында зур бер тартышуга, берничек
тә туктатып булмый торган конфликтка
әверелеп китәргә мөмкин бу. Шуңа
күрә Русия җитәкчелегенең, союзникларыбызның
анда тынычлыкны сакларга тырышуы бик
мөһим.
–
Мьянмада буддачылар һаман мөселманнарны
кысрыклый, җанын кыя. Бу вәзгыятьтә
Русия, мөселман илләре нәрсә эшли
ала?
–
Беренчедән, без, мөселманнар, Аллага
тапшырып, дога кылабыз. Кыерсытылганнарга
Аллаһ Тәгалә җиңеллек бирсен.
Икенчедән, Русиядәге буддачылар
оешмалары җитәкчеләре белән очрашкан,
сөйләшкән вакытта, мондый хәлне ничек
тә туктатырга кирәк, дип борчылуыбызны
белгертеп торабыз. Алар үз юллары белән
андагы диндәшләренә, Русия мөселманнары
борчыла, дустанә яшәргә кирәк, дип
үгет-нәсихәтләрен җиткерә. Конфликтларны
булдырмау, аңлашып яшәү максатында
дини туризмны үстерү файдалы булыр
иде. Гомумән, дини туризм җәелдерелсә,
башка диндәгеләр, башка милләттәгеләр
килеп, күршеләренең, төрле кыйтгаларда
яшәүчеләрнең мәдәниятен өйрәнсә,
дөньяда аңлашып яшәү мөмкинлеге
күпкә артачак. Әйтик, Бохарага яисә
Болгарга, Свияжскига, Дербентка барып
та күп нәрсә күрергә мөмкин.
–
Корбан бәйрәме Мәскәүдә ничегрәк
узачак? Хакимияттәгеләр, теләсә
кайда терлек суялар, дип кабат дәгъва
белдермәсен өчен нәрсә эшләргә
җыенасыз?
–
Хакимиятләр генә түгел, без үзебез дә
борчылабыз. Халыкны көлдереп, гайрәтен
чиктереп, урамда сарык сөйрәп йөрүләренә
без үзебез дә каршы. Шуңа күрә Мәскәү
читендә сарык суя торган махсус урыннар
булдырыла. Анда рәхәтләнеп Корбан
чалырга мөмкин. Хәтта без белә торган
оешмалар, алдан заказ биргән сурәттә,
сарыкларны мөселманнар исеменнән
чалып, итен өйгә китереп бирә. Мәскәү
шәһәре хөкүмәте гает намазы укырга
ябык паркларда, стадионнарда махсус
урыннар бирә. Мәсәлән, без өч ел элек
Сокольники паркында 700 кешедән башлаган
булсак, быел Рамазан гаетендә 10 мең
кешене җыеп намаз укыттык. Бу юлы тагын
да күбрәк булыр дип уйлыйм. Шәһәр
мәркәзе бушасын дип, тагын берничә
урында намаз уку мөмкинлеге булдырылды.
Мәскәү өлкәсендә утыз урында гает
намазы укый торган урын тәгаенләнде.
Хәзер бу мәсьәләне аңлашып чишә
башладык. Мәскәүдә мәчет төзелүгә
өметебез дә бар. Төрле проектлар карала.
Без мәчете белән бергә ислам мәдәнияте
мәркәзе төзергә дигән ниятебездән
кайтмадык. Иншалла, көтүебезнең бер
уңай нәтиҗәсе булыр дип уйлыйм.
("Ватаным
Татарстан”, /№ 166, 11.10.2013/)
Добавил: cemdi | Рейтинг: 1.0/1 |
|