«  Январь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031



Мусульманские праздники

Код нашей кнопки для вашего сайта

Духовное Управление Мусульман Чувашской Республики



Просто скопируйте этот текст в html-код своей странички. Код валиден и содержит только ссылку на наш сайт и изображение самой кнопки.






Яндекс.Погода
Главная » 2013 » Январь » 3 » Бердәйлекне ничек сакларга?

 Бердәйлекне ничек сакларга?

Мәскәүдә, РФ Иҗтимагый палатасында "Евразия укулары” халыкара конференциясе кысаларында "Хәзерге шартларда Россия татарларының милли-дини бердәйлеген саклау юллары” дигән җәмәгатьчелек тыңлаулары үткәрелде. Аны Мәскәү шәһәре мөфтияте, РФ Иҗтимагый палатасы, Мәскәү дәүләт лингвистика университеты (МДЛУ), Мәскәү Лев Гумилев үзәге һәм Мәскәү шәһәре татар милли-мәдәни мөхтәрияте оештырды.

Кем генә, ничек кенә атамасын, кемнәрне генә җәлеп итмәсен, теләсә нинди чараның төп оештыручысы, әйдәп баручысы була. Һичшиксез, әлеге Евразия укуларын һәм җәмәгатьчелек тыңлауларын төп оештыручы Чуашстан Диния нәзарәте рәисе, Россия Үзәк Диния нәзарәтенә караучы Мәскәү шәһәре мөфтие, РФ Иҗтимагый палатасының милләтара мөнәсәбәтләр һәм вөҗдан иреге комиссиясе рәисе урынбасары Әлбир хәзрәт Кырганов булды. РФ Иҗтимагый палатасы диварларында, мөгаен, 2012 ел ахырында – милләтебезгә басым ясаулар арткан мәлдә, татар халкының милли-дини проблемаларын уртага салып тикшерүне оештыру ансат булмагандыр.

Иго булмаган....

– Мондый җыелышны уздыру зарурлыгы нәрсәдә соң? Глобальләшү процессы бара. Бер караганда, ачык җәмгыять яхшы. Икенче яктан, глобальләштерү милли дәүләтне, традицион культураларны йомшарта. Милли, дини үзенчәлекне саклау кыен. Бу йомылып яшәүне аңлатмый. Әмма без тарихи, милли үзаңыбызны саклап,  татар булып яшәргә тиеш, – дип башлап җибәрде пленар утырышны Әлбир хәзрәт Кырганов. Федераль рәсми структуралар, христиан, яһүди диннәре вәкилләре котлавыннан соң, РФдәге Татарстан вәкиллеге җитәкчесе урынбасары Алмаз Фәйзуллин, федераль татар милли-мәдәни мөхтәрияте (ТМММ) рәисе, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдиновләр мөнбәрдән шәхсән үзләре тәбрикләп чараның дәрәҗәсен күтәрде. Аерым алганда, президиумда утырган МДЛУ проректоры Юрий Губановның: "Татарстанда яшәүче һәр кеше татарча белергә тиеш дип саныйм. Әгәр җирле халыкны хөрмәт итәсең икән, ул халыкның туган телен дә белергә кирәк”, – дип белдерүе безнең күңелләргә сары май булып ятты. Урыс җәмгыятьләре конгрессының халыкара советы әгъзасы Роман Лобзинның да: "Монгол-татар игосы булмаган, немец галимнәре уйлап чыгарган уйдырма гына ул”, – дип чыгыш ясавы да күңелгә хуш килде. Дөрес, аның, Евразия берлеге, яңа суперэтнос Россияне үзәккә куеп, урыс теле тирәсендә оештырылырга тиеш, дип белдерүе белән килешеп бетеп булмый (төштән соң уздырылган евразиячелек турындагы сөйләшүдә бу җәһәттәге карашларның төрле булуы ачыкланды). Үз чиратында КФУ профессоры, ТФА академигы Индус Таһиров, татар халкы Россия дәүләтен коруга зур өлеш кертте; Татарстан, федераль үзәк белән шартнамә төзеп, илебезне федератив эзгә салган республика булды; милли-дини ыгы-зыгы чыгып тора дип язсалар да, фәкать Татарстанда гына урысларның саны ун мең кешегә артты, дип республиказдагы иҗтимагый-сәяси вәзгыятькә төпле бәя бирде.

Янәсе, акча каралмаган

Пленар утырышта яңгыраган ике чыгышка аерым тукталып китү кирәктер. ТФМММ рәисе Илдар Гыйльметдинов милли бердәйлекне саклау эшендә туган телебезне өйрәнүгә аеруча зур урын бирде. "Телне белмичә, мәдәниятебезне, традицияләребезне саклау турында сүз куерту урынсыз, ел саен тел өйрәнү лагерьлары оештырабыз; дәреслекләр, татар теле укытучылары җитми; шуңа күрә татар теле нигезләрен өйрәтүче аудиодәреслекләр, татар-урыс-инглиз телендәге дәреслекләр бастырып чыгарачакбыз; федераль мөхтәриятнең төп бурычы – телне саклау”, – дип сөйләде ул. Дөрес, Мәскәү шәһәренең көньяк-көнчыгыш округы ТМММ рәисе Гаяз Ямбаев, без якшәмбе мәктәбендә укытыр өчен татар теле мөгаллиме тапкан идек тә, сез аңа хезмәт хакы түләү мәсьәләсен хәл итә алмадыгыз, дип дәгъва белдергәч, мөхтәрият бюджетында моңа акча каралмаган, укытучыга түләргә үзегез акча табыгыз, дип бик сәер җавап бирде Илдар әфәнде.

Күп кенә галимнәр, татар конгрессы җирле оешмаларына җирле милли-мәдәни мөхтәриятләр конкурент булганда гына милли эшебез гөрләп барачак, дип исәпли. Ни үкенеч, әлегә андый конкуренция күренми.  Аерым алганда, Мәскәү шәһәре ТМММдәге вәзгыять күп сораулар тудыра. Бу җәһәттә тыңлауларда катнашкан җирле татар оешмасы рәисе Гаярь Искәндәров төштән соң булган секциядә: "Шәһәр мөхтәрияте җитәкчелеге сайлап түгел, билгеләп кенә куелды, без һаман элеккеге Мәскәү мэры куйган лидерлардан котыла алмыйбыз”, – дип белдерде. Гомумән, әлеге тыңлауларда Мәскәүдән һәм Мәскәү өлкәсеннән килгән 20дән артык татар оешмасы вәкилләре катнашты (ни кызганыч, Мәскәтү шәһәрендәге мәшһүр Әсәдуллаев йортын Татар мәдәнияте үзәге рәвешендә киң куллану мөмкинлеге була торып, аерым кешеләрнең аның үз максатларында һәм үзләре теләгәнчә генә файдаланулары башкаладагы милли яңарышка зур зыян сала).

Ыгы-зыгы кайдан чыга?

Дистә еллар РФ Президенты администрациясендә эшләгән, дини оешмалар эшчәнлегенә күзәтчелек иткән, Татарстанга да еш килеп йөргән, хәзерге вакытта "Ислам һәм җәмгыять” дигән оешманы җитәкләүче Алексей Гришин исә, үз чыгышында ислам тирәсендәге ыгы-зыгыларга киң тукталды. "РФдә 81 мөфтият бар. Шуларның 70енә татарлар җитәкчелек итә. Русия Мөфтиләр шурасына Татар мөфтиятләренең 14 проценты гына караса да, ислам мәгълүмат кырының 90 процентын Равил хәзрәт тарафдарлары биләп тора. Администрациядә эшләгәндә миңа берничә мәртәбә ришвәт бирмәкче булдылар. Ә менә Тәлгат хәзрәт тарафыннан андый омтылышлар сизелмәде. Хәзер минем элеккеге вазыйфаны башкаручы әфәнде Таҗетдинне дә, Кыргановны да каралтып күрсәтүче мәкаләләр язарга заказ бирә. Марат Мортазин Равил хәзрәтне тәнкыйтьли башлаган иде, проблемалары чыга башлады. Аны Мәскәү Ислам институты ректорлыгыннан төшерделәр дә, Согудия илчелегендә җиде ел эшләгән Дамир Хәйретдиновны ректор итеп куйдылар. Мортазин мәчет төзү эшенә алынган иде, анда да кыенлыклар килеп чыкты. Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифен хуплау фондын да башка кешеләр яулап алды. Аны кабат үзебезгә эшләтергә кирәк. Кайберәүләр үз мөфтиятләрен акча эшләүче ачык акционерлык җәмгыятенә әйләндерде. Әйдәгез, булганнарын берләштереп, бер зур мөфтият оештырыйк. Мин кулдан килгәнчә ярдәм итәргә әзер”, – дип тәкъдим итте ул. Гришин әфәнде ни дәрәҗәдә хаклыдыр – әйтүе кыен. Әмма монда уйланырлык нәрсәләр шактый.

Бик кырыс тәнкыйтьләмәгез

Үз чиратында Әлбир хәзрәт Кырганов кайбер "акыллы башлар”ның милли һәм дини факторны тар сәяси максатларда файдалануын искәртте. Әйе, дини җәһәттә сай йөзүче чиновниклар да бар. Әмма бер-ике чиновникның нидер әйтүе генә дингә, дин әһелләренә һөҗүм түгел әле. Эчке таркалу, бүлгәләнү процессы да бара. Бүген дин әһелләре дә сәясәтчеләргә әйләнә башлады. Аларга абруй буларак мөрәҗәгать итәләр. Кайчагында имам, мөфти, хакимият – бер якта, радикаллар халык белән бергә икенче яктан торган кебек килеп чыга. Моны бик зур проблема дип исәпли Әлбир хәзрәт. "Әле бит мәсьәләнең башка ягы да бар. Әгәр имам телевизордан күрсәтелә икән, имеш, ул авторитет. Бәлкем күрсәтелмәгән кеше әүлиядер”,  – ди ул. 

Чынлап та, дин әһелләре катлавы формалашып бетмәгән әле. Егерме ел күп вакыт   түгел. Шуңа күрә хәзрәтләребезнең дин әһелләрен бик кырыс тәнкыйтьләмәскә чакыруы аңлашыла. Миңа калса, Әлбир Кыргановның бер татар өчен генә түгел, казах, кыргыз, үзбәк, әзәриләр өчен дә бердәм дини мәгариф системасы булдыру зарурлыгын күтәрүе фикер алышларда яңгыраган иң мөһим тәкъдим-таләпләрнең берсе булды. 

Татар милли-дини  бердәйлеген саклауның нинди юллары бар соң? Җәмәгать тыңлауларында катнашучылар, җыелган проблемаларны барлаганнан соң, түбәндәге ният-чараларны тормышка ашырырга тәкъдим итте. Мәскәү шәһәре мөфтияте нигезендә татарларга хас булган традицион исламны пропагандалауга, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән, мәгърифәт һәм рухани үзәк булырлык нәтиҗәле мәйданчык  булдырырга; әлеге мәйданчык нигезендә гыйльми, мәгърифәт һәм мәдәният чаралары – конференцияләр, "түгәрәк өстәл”ләр, семинарлар, иҗат кичәләре оештырып, интернетта яшьләр сайтлары булдырып, татар һәм урыс телендә дини һәм мәгърифәт матбагалары нәшер итеп, Мәскәү шәһәрендә һәм үзәк регионда яшәүче татар яшьләре арасында милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне киң җәелдерергә; милли үзаңны һәм татар мәдәниятенең аерылгысыз өлеше  буларак, татар телен саклауга аерым игътибар бирергә; Мәскәү һәм үзәк региондагы татар яшьләре арасында туган телебезне саклау һәм үстерү концепциясе булдырырга (ул татар теле курслары, татар мәдәнияте һәм сәнгате әһелләре белән очрашулар оештыруны күздә тотарга тиеш); татар-мөселманнар арасында традицион исламны җәелдерүче дини курслар оештырырга; Мәскәү  Хөкүмәте, Татарстан Республикасы һәм федераль органнар ярдәмендә Мәскәү татарлары өчен татар мәгариф учреждениеләре – балалар бакчалары, мәктәпләр, мәгариф һәм мәдәният үзәкләре, мәдрәсәләр ачарга; РФ дәүләт милли-сәясәте стратегиясен тормышка ашыру кысаларында татар халкын милли-мәдәни үстерүнең РФ дәүләт программасын кабул итәргә дигән бик төпле, җитди маддәләр  бар анда. Бирсен Ходай!

Евразия укулары

Җыелган халык төштән соң ике секциягә бүленеп эшләде. "Милли бердәйлекне саклауда дини казанышларның әһәмияте. Татар милли үзаңын саклауда ислам – иң мөһим чараларның берсе” дигән секциядә татар җәмәгатьчелеген борчуга салган мәсьәләләрне, якын чит илләрдә (Үзбәкстан, Беларус...) яшәүче милләттәшләребезнең хәзерге халәтен тәгаен ачып бирүче чыгышлар дәвам итсә, "Евразия укулары. Евразия берлеген коруда берләшү-туплану мөмкинлекләре” дигән секциядә Россия, Казахстан, Үзбәкстан, Әзәрбәйҗан, Кыргызстан, Украина, Беларус, Көньяк Осетия, Абхазия, Днестр буе республикасыннан килгән экспертлар һәм җәмәгать эшлеклеләре фикер алышты.

– Нәрсә нигезендә берләшергә соң? Евразия берлегенең киләчәге бармы? Әйтик, Үзбәкстан һәрвакыт үз мәнфәгатьләрен кайгырта. Бүген Үзбәкстан Кытай, Россия, АКШ кебек куәтле дәүләтләр арасында маневрлар ясарга, сәяси эшчәнлеген киң кырлы, төрле яссылыкта көйләргә мәҗбүр. Сан ягыннан карап, ишле дип кенә кемнәргәдер өстенлек бирергә ашыкмыйк. Әйтик,   татарлар да ишле милләт, – дип сөйләде анда, аерым алганда, Үзбәкстан Фәннәр академиясе хезмәткәре Ринат Шиһабетдинов. Ә менә Кыргызстаннан килгән эксперт Аман Салиев үзләрендә традицион  ислам тарафдарларының отыры азая баруына, илнең көньягында хизбуттәхрирчеләрнең актив эшләвенә, секталарның бик киң таралуына , дәүләтнең идеология кырын күзәтеп бетерә алмавына борчылуын белдерде. Әзәрбәйҗан вәкиле, эксперт Гөлназ Инаныч, дини-милли код түгел, мәдәни код бик мөһим, дип исәпли икән. Днестр буе республикасы вәкиле Игорь Шорников исә: "Хәзер безнең өчен көн кадагындагы беренче мәсьәлә,  Молдова белән мөнәсәбәтләрне көйләү түгел, Евразиячелек идеясен җәелдерү. Безнең өчен евразиячелек – Россия белән интеграцияләнү ул”, – дип ачыктан-ачык сөйләде. Билгеле, Днестр буена Россия турыдан-туры ярдәм итә алмый. Социаль-гуманитар, икътисадый юнәлештә хезмәттәшлек итәргә чакыра Шорников. Бигрәк тә хәзер, Көнбатыш базарларына керү мөмкинлеге кысылганда, җитештерелгән товарларны Россия, Казахстан базарларында сатарга ниятли алар. 

Бу хакта күренекле галимебез Индус Таһиров нәрсә уйлый соң? "Икътисадый хезмәттәшлекне дә, рухи бергәлекне дә күз алдында тотарга тиеш Евразия берлеге. Бөтен кеше өчен кызыктырырлык булганда гына евразиячелек озын гомерле булачак”, – дип чыгыш ясады ул. Алда телгән алган Гаярь Искәндәров исә мәсьәләне тагын да кискенрәк куйды. "Ил эчендәге милли проблемаларны хәл итми торып, Евразия  берлеге корып булмаячак. Менә Урыс православие чиркәве химаячылыгында эшли торган "Православ энциклопедиясе” оешмасы соравы буенча "Орда” дигән карагруһчыл фильм төшерделәр. Элегрәк дөнья күргән, Әфганстандагы әсирлектән качучыларны сурәтләгән "Кандагар” фильмы да чынбарлыкка туры килми. Төп, реаль персонажлар татар егетләре булырга тиеш иде. Аларны урыс һәм украин егетләренә алыштырганнар. Бу бит чынбарлыкны бозып күрсәтү. Мондый тупас адымнар белән евразиячелекне корып булмый”, – дип белдерде Гаярь әфәнде. Аны кире кагучы булмады. Әмма секция карарында барыбер үзәккә урыс теле, Россия куелган иде. Шуңа күрә секция эшендә катнашкан икенче бер галимебез, ТФА вице-президенты Җәүдәт Сөләйманов, бүренең колаклары күренеп тора, дип карарны "йомшартып”  язарга, беркемне дә үзәккә куймаска, глобальләшү шартларында икътисадый, рухи берлек булдыру зарурлыгына басым ясарга, ваһһабчылыкка каршы көрәшергә чакырган "вак”, икенчел мәсьәләләрне  кыстырмаска чакырды. Сөйләшүдә катнашучылар аның белән килеште. Киләсе елның яз башларында "Евразия халыклары берлеге” хәрәкәтен оештыру җыелышы уздырырга дигән карарга килде евразиячеләр. 

Әйе, без-татарлар, милли-дини хокукларыбызны яклый, халыклар арасында гаделлек урнаштыруга булыша икән, бер берлеккә дә каршы түгел. Киресенчә, һәрьяклап ярдәм итәргә әзер. Кызганыч, бу сөйләшү-фикер алышуларда татарстанлылар азрак булды (Мәскәүдә "Татарстан-Яңа гасыр” телекомпаниясенең хәбәрчеләр пункты була торып, журналистларның чарага килмәве, аеруча сәер тоелды. Чакырган булганнар, югыйсә). Хәзер безгә теләсә кайсы мөнбәрдән, һәр форсаттан файдаланып, рәсми, ярым рәсми, иҗтимагый оешмаларыбызны киң җәлеп итеп, зур аңлату-агарту эшләре алып барырга кирәк. Ятып калганчы, атып кал, дигән бабаларыбыз.

«Ватаным Татарстан»

Добавил: cemdi | Рейтинг: 0.0/0 |






Карта Чебоксар

Карта Чувашии

Официальный сайт Всемирного конгресса татар

Всемирный форум татарской молодежи

Официальный сайт татарской общины Самарской области

Татарский независимый портал

Татарский Всемирный сервер

TATARICA - татарский мир

Первый сайт астраханских татар

Татары Урала

Татары Башкортостана

Общение в татарском мире

Агенство Татарстана по массовой коммуникации

Караоке по-татарски

Совет деревни Урмаево

Общественная организация «Национально-культурная автономия татар Чувашской Республики»

Список членов Совета общественной организации «НКАТ ЧР» на 2008год

Сведения об истории татарской диаспоры Чувашской Республики

Татарское население районов и городов Чувашской Республики по данным переписи населения 2002года

Татарские творческие коллективы Чувашии


Наши друзья:
Проекты CRM Документы http://tokaevo.ucoz.ru
http://www.umma.ru
http://tatar-congress.org
http://muslime-penza.ru/
Сайт создан в системе uCoz
2008 © Духовное управление Мусульман Чувашской Республики