«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829



Мусульманские праздники

Код нашей кнопки для вашего сайта

Духовное Управление Мусульман Чувашской Республики



Просто скопируйте этот текст в html-код своей странички. Код валиден и содержит только ссылку на наш сайт и изображение самой кнопки.






Яндекс.Погода
Главная » 2012 » Февраль » 4 » "Кара Пулат" мэчетендэ мэyлид бэйрэме.

 "Кара Пулат" мэчетендэ мэyлид бэйрэме.

Урмай авылының "Кара пулат" мәчетендә МӘҮЛИД БӘЙРӘМЕ.
Динебездә иң үзенчәлекле бәйрәмнәрнең берсе – Мәүлид бәйрәме – Мөхәммәт пәйгамбәребезнең туган көне. Пәйгамбәребез безгә хак юл күрсәтү, иманга өндәү, тәрбияле тормыш белән дөнья көтүнең бәхеткә илтүен аңлатып бирү өчен илче итеп җибәрелгән. Шушы изге бәйрәмебезнең әhәмиятен аңлату, яшь буынга әхлакый тәрбия бирү, хак динебез юлына өндәү максатында Урмай авылының "Кара пулат” мәчете, авылның башка мәчетләре белән берлектә, балалар hәм өлкәннәр өчен бәйрәм чарасы оештырды. Бүген җомга көн, җомга вәгазен Чувашстан мөселманнары диния нәзарәте аппарат җитәкчесе, Шыгырдан Мэхтэсибе  Мансур хәзрәт Хайбуллов алып барды һәм җомга намазында ул укытты. Ә соңыннан төрле авыллардан килгән дин әхелләре,
 
 татар дөньясында танылган эшмәкәрләр, җәмәгатьчелек лидерлары, Урмай авылының олы кунаклары: әби-бабайлар, абый-апалар "Мәүлид бәйрәме" программасын карап сокландылар. Бер авылда бер бәйрәм, ике җирдә үтте, берсе, берничә көн элек, авылның мәдәният йортында уңышлы гына сәхнәле залда үтсә, икенчесе Аллаһа тәгалә йортында. мәчеттә үтте. Бәйрәмнең төп темасы пәйгамбәребез Мөхәммәт Г.С. туган көнен бәйрәм итү, салаватлар, зикер шигырьләр әйтү, мөнәҗәтләр уку. Мәдәният йортында күбрәк җырлы-көйле булса, яңа замана форматында үтсә, мәчеттә, киресенчә телдән сөйләп, тамаша итеп уйнап күрсәтү. Шуңа күрә аларны бер-берсе белән чагыштырып карарга ярамый, икеседә үз максатларын тулаем үтәделәр. Ике кичәдә дә килгән халыкның күзләреннән яшьләр агып торды. Аллага шөкер, авылыбыз иманлы һәм халкыбыздан, бигрәктә балаларыбыз йөзеннән иман нуры балкып тора. Тамаша беткәч кунаклар беренче катта урнашкан мәдрәсәнең классларына чәй эчергә төштеләр. Килгән кунаклар "Кара пулат"мәчетендә беренче тапкыр булучылар, хәйран калдылар.
 
Авылыбызда гүзәл мәчет, мөселманнар өчен Аллаһа Тәгаләбезнең шундый матур йорты, монда бер килсәң, кабат тагын киләсе килеп тора. Кунакка килүчеләр буш килмәгәннәр. Урмай авыл поселения башлыгы Минзаит Зайнуллин , бүгенге чарада уйнаучы балаларга уенчыклар алып килгәннәр. Калган кунаклар, бүләк итеп, мәчеткә сәдака итеп бирделәр. Республикада мәүлид бәйрәмнәре дәвам итә. Кичә Шыгырданның бер мәхалләсендә булган, бүген кичен Канаш шәһәрендә, иртәгә Тукай авылы мәктәбендә, 5се республика мәдрәсәләрендә укучылар диния нәзарәте хезмәткәрләре белән берлектә Самарага юл тоталар, андагы кардәшләребезгә "Мәүлид бәйрәме" уздырырга булышалар. Киләсе атнада Урмай авылы группасы Батыр районы Озын куак авылына барып андагы бәйрәмдә катнашачак. Пәйгамбәребез Мөхәммәт Г.С. мәүлит бәйрәмнәре мөбәрәк булсын!




 
Добавил: redaktor | Рейтинг: 0.0/0 |






Карта Чебоксар

Карта Чувашии

Официальный сайт Всемирного конгресса татар

Всемирный форум татарской молодежи

Официальный сайт татарской общины Самарской области

Татарский независимый портал

Татарский Всемирный сервер

TATARICA - татарский мир

Первый сайт астраханских татар

Татары Урала

Татары Башкортостана

Общение в татарском мире

Агенство Татарстана по массовой коммуникации

Караоке по-татарски

Совет деревни Урмаево

Общественная организация «Национально-культурная автономия татар Чувашской Республики»

Список членов Совета общественной организации «НКАТ ЧР» на 2008год

Сведения об истории татарской диаспоры Чувашской Республики

Татарское население районов и городов Чувашской Республики по данным переписи населения 2002года

Татарские творческие коллективы Чувашии


Наши друзья:
Проекты CRM Документы //tokaevo.ucoz.ru
http://www.umma.ru
http://tatar-congress.org
http://muslime-penza.ru/
Сайт создан в системе uCoz
2008 © Духовное управление Мусульман Чувашской Республики