«  Декабрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031



Мусульманские праздники

Код нашей кнопки для вашего сайта

Духовное Управление Мусульман Чувашской Республики



Просто скопируйте этот текст в html-код своей странички. Код валиден и содержит только ссылку на наш сайт и изображение самой кнопки.






Яндекс.Погода
Главная » 2011 » Декабрь » 27 » Әлбир хәзрәт Крганов: Мәскәүгә бер Аллаһка ышанып килдем

 Әлбир хәзрәт Крганов: Мәскәүгә бер Аллаһка ышанып килдем

26.12.2011 Илнең Үзәк мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Чувашия Республикасы мөфтие Әлбир хәзрәт Кргановка моннан нәкъ бер ел элек тагын бер вазифа йөкләтелде: ул Мәскәү һәм Yзэк регион өлкәсендә яшәүче әһле исламның дини җитәкчесенә әйләнде. Чувашиянең Шыгырдан бистәсендә Рифкать хәзрәт һәм Гөлчәчәк ханым гаиләсендә туып-үскән Әлбир Кргановка бик иртә, 17 яшеннән үк үтә дә җаваплы мөфтилек вазифасын үз җилкәсенә алырга туры килә.
 
Шуннан бирле 17 ел вакыт үтеп киткән. Әлбир хәзрәт бүгенге көндә дә Россиядә дини эшчәнлек алып баручы 76 мөфти арасында иң актив кешеләрнең берседер. Әлбир хәзрәт Казанда да еш кунак була. Ул Татарстанда уздырылучы төрле чараларда катнаша. Беркөнне хәбәрчебез аның белән очрашып, Мәскәү мөфтиенә берничә сорау белән мөрәҗәгать итте.
 
 -Әлбир хәзрәт, Сезнең Шыгырданда туып үсүегезне, дини белемне Казанда һәм Уфада алуыгызны, хәзерге көндә Мәскәүдә эшләвегезне беләбез. Бу өч зур шәһәргә Сезнең мөнәсәбәтегез нинди? -Россиядәге татар-башкорт мөселманнары өчен Казан, Уфа, Мәскәү — 3 төп үзәк. Бу калаларның әһәмияте генә түгел, башкаларга йогынтысы да зур. Халык та, мөселманнар да аларда бара торган үзгәрешләргә, дини тормышка бик игътибар белән карыйлар. Әлбәттә, Кавказда да бар шундый ук үзәкләр, дини яңарыш бара торган шәһәрләр. Аларга да без ихтирам белән карыйбыз. Ләкин тарихи яктан караганда, элеккедән үк 3 шәһәрнең — Казан, Уфа, Мәскәүнең илдәге үзгәрешләргә тәэсире зур булган, дип уйлыйм. Бүген дә ул шулай. Әлеге калалардагы дини, иҗтимагый оешмалар белән, бәлки аларга кермәгән аерым шәхесләр белән дә мөгамәлә корып, сөйләшеп, уртак тел т абып, аңлашып эшләргә кирәк дигән фикердә торам. -Мәскәүнең Диния нәзарәтен җитәкләү Сезнең тормышыгызда зур вакыйга булгандыр дип уйлыйм. Бу вазифага кереп китүе авыр булмадымы? Һәм моңа ихтыяҗ бар идеме?
 
 -Дөрестән дә, хәзер дөньясы шундый: бер урында гына утырып эшләп тә булмый. Баш мөфтинең беренче ярдәмчесе буларак та, аннары Чувашстаннан тыш та, Мәскәү һәм илебезнен Үзәк өлкәсе Диния нәзарәте җитәкчесе буларак та эшләргә туры килә. Шушы көннәрдә 1 ел тулды бу вазифаны үти башлаганга да. Иҗтимагый Палатада да әгъза буларак вазифа башкарам. Ә Мәскәү мөфтие мәсьәләсенә килсәк, ул минем өчен көтелмәгән хәл булды. Шәхсән үзем Мәскәү ягына бик карамаган да идем. 2010 елның 7 декабрендә Мәскәүдә Россия Үзәк Диния нәзарәтенең пленум утырышы үткәрелеп, анда Мәскәү мөфтиятенең эшен җанландырып җибәрү турында карар кабул ителгән иде. Ул яңа карар түгел. Мәскәү һәм Россиянең Үзәк төбәге 220 еллык тарихы булган Үзәк Дини идарәнең бер рухи өлешен тәшкил итеп тора иде. Андагы дин әһелләре дә Үзәк Диния нәзарәте җитәкчелеге тарафыннан билгеләнә иде. Илдә соңгы 15-20 ел эчендә үзгәртеп коруларга керешкәч, кайбер яңарышлар, фетнәләр, аерылулар башланды. Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтеннән аерым бер юл белән барырга тотындылар. Без Мәскәүдәге, Россиянең Европа өлешендәге мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәтенә кайтуларын, аңа кушылуларын көттек. Баш мөфтинең корылтайларда берләшик, бердәм оешма булыйк дигән мөрәҗәгатьләре дә бар иде. Тик бу фикер кабул ителмәде. Мәхмүт хәзрәт Вәлитов Мәскәү мөфтие итеп куелган иде. Ләкин Мәскәүнең элекке мэры Юрий Лужков заманында аңа хәтта теркәлергә дә ирек бирмәделәр. Анда башка бер идарә төзеп, монополия сыман нәрсә ясадылар. Хәзер заманалар үзгәрде. Үзәк дини идарәнең башка халыклар, милләтләр белән 220 еллык килешеп эшләү тәҗрибәсен исәпкә алып, хәзер мин җитәкли торган Диния нәзарәте барлыкка килде. Әгәр Сез: «Бер ел эчендә нәрсәләр эшли алдыгыз?»-дип сорасагыз, беренче чиратта, элеккеге калыптан, стереотиптан китәргә кирәк иде. Ягъни Мәскәү мөселманнарына Россия мөселманнары оешмасының бер өлеше икәнлеге фикерен кайтару мөһим иде. Безнең өчен иң кыены, иң авыры шул булды. Без Мәскәүдәге милли оешмалар белән хезмәттәшлекне башлап җибәрдек. Аеруча Татарстан һәм Башкортстан җәмгыятьләре белән дуслыкны ныгыттык. Башка милләт оешмалары белән дә арабызны якынайттык. Мәскәүдә Татарстан вәкиллеге каршында Иҗтимагый Совет бар. Алар мине хәтта шуңа әгъза булып керергә сорадылар. Мәскәү өчен мәчет юклыгы проблемасы бар. Без Мәскәү мэриясе департаменты белән килешеп, аңлашып, инде 2 тапкыр берничә мең мөселман катнашында, Сокольники паркындагы спорт һәм мәдәни корылмаларда гает намазларын укыдык. Соңгысында 3 меңнән артык кеше җыелды. Бу биналарны андагы кешеләр үзләре үк шәригатькә туры килерлек итеп юып, чистартып чыгардылар. Имамның тавышы ишетелерлек итеп, аппаратуралар куеп, намазлыклар җәеп, чиста, пөхтә урыннарда Аллаһыга гыйбадәт кылдык. Хәзер тагын берничә проект әзерлибез. Аерым алганда, Мәүлеткә багышланган берничә программабыз булачак. Аннары Мәскәү мэриясе вәкилләре Мәскәү мөфтиятен аерым урнаштырырга дип бина сайлады. Аның рәсми кәгазьләре шушы көннәрдә булыр дип көтелә. Иң олы эшебез, максатыбыз — Мәскәүдә мәчет төзү. Без Россиянең Европа өлеше мөфтияте белән гаугага, мәхкәмәгә бармадык. Хәтта иске мәчетләргә тияргә хакыбыз булганда да, алар Үзәк Диния нәзарәтенең биналары булып торганнар. Бу документларда да чагыла. Шулай да без казыгыннан башлап, үзебезгә яңа мәчет төзибез дигән карарга килдек. Һәм бик матур проект эшләдек. Мәскәүдә без төзиячәк комплексның проектында җәмигъ мәчете дә, мәдрәсә дә, кунакханә дә каралган. Анда Шәйхелислам Тәлгат хәзрәт Таҗетдиннең кунак кабул итә торган урыны да булачак. Мәчете каядыр 7 мең кешене сыйдыра торган гыйбадәтханә булыр дип көтелә. Проектны архитекторлар башка халыкларны куркытмаслык итеп эшләде. Иң мөһиме — проекты татар стилендә. Бу комплекста гает бәйрәмнәрендә 60 мең кешене сыйдырып булыр дип уйлыйбыз. Җир алу турында карар кабул ителсә, Аллаһы боерса, проектын халыкка да күрсәтербез. Без бу мәчетне Мәскәүнең үзәгендә булсын дип тә сорамыйбыз. Ул бераз читтәрәк булса да ярый. Янында метросы, йөрергә юлы булса, шуңа да канәгатьлек белдерербез. Хәзерге мөселманнарның күбесе автомобильләрдә йөри. Аларга туктап тору урыннары турында да кайгыртачакбыз. Россия Президенты Дмитрий Медведев 19 ноябрьдә Уфага килгән чагында, хатны да, проектны да аның кулына тапшырдым. Быел Президент ике тапкыр Уфага килеп, Үзәк Диния нәзарәтендә мөфтиләр белән очрашуын мөһим вакыйга булды дип исәплим. Премьер-министр Владимир Путин да телевидениедә турыдан-туры сорауларга җаваплар биргәндә, Уфаны берничә мәртәбә Россия мөселманнары мәркәзе дип атады. Мәскәү — илнең башкаласы. Билгеле, Проспекттагы мәчетне дә төзергә кирәк. Андагы элекке мәчетнең җимерелүе аянычлы хәл, әлбәттә. Безнең оешманың православие, яһүди, буддистлар белән дә тату мөгамәләсе дәвам итә. Алар эшебезне аңлыйлар, күрәләр.
 
-Әлбир хәзрәт, Сезнең күңелегездә Болгар белән Казан нинди урын били? -2009 елда, әле Шыгырданда Болгар стилендә мәчетне төзи генә башлаганда Минтимер Шәрип улы Президент чагында, аның белән сәгать ярымлык сөйләшүебез булган иде. Ул чагында без аны рәсми төстә бик күрсәтмәдек тә. Миңа аның дини бер төбәкнең әйдаманы буларак та фикерен ишетү бик мөһим иде. Мин Илбашына Болгар проекты һәм аңа баруларыбыз турында сөйләдем. Ул рәхмәт әйтте һәм Болгарны көнүзәгендә торучы мәсьәлә дип атады. Болгар — ул безнең халыкны, милләтне берләштерүче бер олы фикер. Болгар ул халыкның күңелендә аңлап бетермәгән яшерен бер сер шикелле. Анда күп милләтләр, дин вәкилләре тату яшәгән. Болгарда төрле җыеннарны үткәрү радикальлеккә тартмый торган, киресенчә, халыкларны берләштерүче дөрес бер проект, дип саныйм. Бүген Болгарга да нык игътибар бирү кирәк. Соңгы вакытларда Бөтендөнья Татар Конгрессы җитәкчесе Ренат Закировның дингә күп әһәмият итә башлавы сөендерә. Казанның, әлбәттә, йөрәгемдә аерым урыны бар. Мин аны бик җылы хисләр белән саклыйм. Габдрахман Зарипов дигән мәктәбебез директоры безне, балаларны, 1988 елда Казанга экскурсиягә алып барды. Әле бүгенгедәй хәтеремдә, сәфәребез җомга көненә туры килде. Һәм без «Мәрҗани» мәчетенә кердек. Ул вакытларда Казанда бер генә мәчет булгандыр, мөгаен. Халык хәтта баскычларга утырып намаз укый иде. Мине кечкенә чагымда намазга өйрәттеләр, Шыгырданда мәчеткә дә йөри идем. Ә биредә — Казанда тәүге тапкыр Зәки хәзрәтнең микрофон аша сөйләгән вәгазен тыңладым. Безнең класс балалары ашарга киткәннәр иде шикелле. Мин анда Чувашиядән берүзем калдым һәм Зәки хәзрәтнең вәгазен шулкадәрле әсрләнеп, бирелеп тыңладым. Әлеге җомга йөрәгемне әйләндереп каплаган бер илаһи көн булды. Андагы хәзрәтләрнең чалма-чапаннары бер дә күз алдымнан китмәде. Аннары Казанга Кабан арты мәчетенә укырга килергә туры килде. Безне Исхак хәзрәт Лотфуллин каршы алды һәм дөньяга карашларыбызны үзгәртте. Бик тәвәккәл, актив кеше иде мәрхүм. Урыны оҗмахта булсын. Ул вакытларда Казанның бик кайнаган, мөстәкыйльлек даулап йөргән чагы иде. Диннең ябылып, яшеренеп ятканнан соң, шытып чыгып, көчәеп киткән чорларына да туры килде ул. Менә шул мизгелләр, вакыйгалар йөрәгебездә урнашып, мәңге онытылмаслык булып кереп калды. Аларның һәммәсе дә — татарлык хисе дә, ислам яңарышы да, төрле сәяси агымнар да күңелемдә эз калдыргандыр дип уйлыйм. Мин әле дә Казанга, Татарстанга ихтирам белән карыйм, чөнки биредә дәресләр дә алдык, яшәдек тә. Якташым, авылдашым Кәшәф абый «Мәрҗани»гә даими йөри иде. Ул миңа: «Син безнең авыл баласы, тырышып укы»,-дия иде. Рухы шат булсын мәрхүмнең. Мәскәүгә китсәм дә, башка өлкәдә яшәсәм дә, татарлык йөрәгемдә бик тирән урнашкан дип уйлыйм. Милләтчелек тә бар күңелдә, ләкин алай саташырлык милләтчелек түгел. Динебезнең илләтне дә саклап калганлыгын беләм. Дин белән милләтнең икесен аерырга ярамый, аларны бергә кушып, яңартырга кирәк дип саныйм. Әлбәттә, биредә шәригатьне үзгәртү турында сүз бармый. Тик мөселманнар хәзерге заманның техник яңарышларыннан файдалана белергә, дөньядан артта калмаска тиешләр. -Хәзрәт, Россиядә берзаманны 3 дини үзәк барлыкка килде. Андагы мөфтиләр дә үзләре фәтва чыгара башлады. Бу исә бердәмлегебезгә шактый сукты кебек. Хәзер бу мәсьәләдә үзгәрешләр булырмы?
 
 -Россиядә 70тән артык мөфтият бар диләр. Тик аларның күбесе ясалма гына дияр идем. Мәхәлләсе булмаган мөфтиятләр дә бар. Ул, әлбәттә, мөфти дигән олы исемнең дәрәҗәсен төшерү дип кабул итәм мин моны. Россиядә мөфти сүзе бик тирән мәгънәгә ия. Мөфти — мөселманнарга фәтва бирүче дә, җәмәгать эшлеклесе дә, оештыручы да, әһле исламның теләген, сүзен җитәкче даирәләргә җиткерүче дә. Элгәре шулай булган. Үзәк Диния нәзарәтендә 26 мөфтият булып, беребез дә аерым фәтва чыгармыйбыз. Карар чыгару өчен безнең Шәйхелислам, ягъни баш мөфти бар. Берәр төрле карарга килергә кирәк булганда, без баш мөфтигә мөрәҗәгать итәбез. Ул дини яктан фәтва чыгара. Ә без исә төрле өлкәләрдә мөселманнарны җитәкләп бара торган шәхесләр. Соңгы 15-20 ел эчендәге динебезнең торышындагы нәтиҗәне карасак, аерылган оешмаларның кайсылары бүген тузды, кайсыбер җемелдәгән йолдызлар сүнде, хәтта исемнәре дә калмады, берәүләре илдән качты, икенчеләренә мәхкәмә эшләре ачылды. Менә бердәм булмауның кайбер аянычлы нәтиҗәләре! Ә бит Үзәк Диния нәзарәте үзенең бердәмлеген саклап кала алды. Аннары ялкынның иң кызган вакытында татар мөфтие була торып та, сез нигә татарларны якламыйсыз дип, теге вакытларда Тәлгат хәзрәтне гаепләгән кешеләр бүген аның чыгарган карарлары дөрес булганлыгын аңладылар. Моны милләтчеләр дә, халык та, акыллы кешеләр дә төшенде. Бүгенге көн безнең күп сорауларыбызга җавап бирде. Тик дини идарәләрне бетерергә тырышалар дигән сүзләр дә йөри. Шуңа күрә безгә Үзәк Диния нәзарәтен дини институт буларак саклап калырга кирәк. Төбәкләрдәге дини идарәләр, әйтик, Татарстан Диния нәзарәте белән Үзәк Диния нәзарәте мөнәсәбәтләренә килгәндә, ике арада хезмәттәшлек итү турында документлар әзерләнә. Мин озакламый ул килешү төзелер, дип уйлыйм. Чөнки ике республика арасындагы чикләр мөселманнарны аерып торырга тиеш түгел. Һәрбер дини оешма аерылып чыгарга теләгән теге вакытларда ул шулай ярагандыр бәлки. Аннары Уфадагы баш мөфти Тәлгат хәзрәтне уйласак, ул Казанда туып үскән егет. Россиянең күп кенә төбәкләрендәге мөфтиләр дә Казанда укыган кешеләр. Алар Татарстанга һәм аның башкаласына ихтирам белән караучы инсаннар. Бүген Россиянең Мөфтиләр Шурасына да күп кенә сораулар бар. 76 мөфтиятнең 70кә якыны аңа керми. Ничек итеп шул оешма Россия мөфтиләре исеменнән сөйләргә тиеш? Россия Мөфтиләр Шурасы карары белән Мәскәүдә мәчет җимерелгәннән соң, күпләр бездән: «Сез дә шул карарга кушылдыгызмы?»-дип сорадылар. Ә бит ул оешма бары Россиянең Европа өлеше мөселманнарына гына карый. Үзәк Диния нәзарәтенең дә Мөфтиләр Шурасы бар. Ул бит Россиянеке дип аталмый. Әйтик, Кавказ Координацион Үзәгенең дә Галимнәр Шурасы бар. Күп кенә мөфтиләр бүген Европа өлеше мөфтиятеннән киттеләр. Шулай да без бу хәлгә куанмыйбыз. Киресенчә, аны авырсынып әйтүем. Менә шуңа күрә дә безгә берләшү бүген аеруча мөһим. Моннан 220 ел элек тә татар-башкортлар — Үзәк Дини идарәгә, ә Кавказда яшәүчеләр Таврия идарәсенә берләшкәннәр. Ник дигәндә, бездәге — хәнәфи, Кавказдагы шәфигый мәзһәбләре арасында бераз аермалыклар бар. Менталитетлар да үзгәрәк. Без бүгеннән үк Россиядәге барлык мөселманнарны да бер үзәккә кушарга әзер түгел. Башлап, татар һәм башкорт мөфтиятләрен берләштереп, көчебезне күрсәтү мәслихәт. Кавказ Координацион Үзәге белән хезмәттәшлек итү турында килешү төзергә кирәктер. Без кавказлыларга да зур хөрмәт белән карыйбыз. Алар белән берләшүгә дә каршы түгелбез.
 
 Кайберәүләр миннән: «Хәзрәт, кемгә ышанып Мәскәүгә килдегез? Эшли алырсызмы?»-дип сорыйлар. Мин Мәскәү мөфтие итеп билгеләнүне Аллаһының насыйбы дип кабул итәм. Россия башкаласына фәкать бер Аллага ышанып килдем. Динне үзең аңлаган кадәр насыйп эшеннән борылырга ярамый. Тәвәккәллек кылсаң, Аллаһының Үзе язганы, кушканы була инде. Аллаһыдан уза да, арттыра да, киметә дә алмыйсың. Ләкин тырышып эшләп карарга кирәк. Аллага шөкер, мөфтилек вазифасын башкаруда берникадәр тәҗрибәм дә бар. Чувашиядә, Мордовиядә, Мари Республикасында мөфтиятләр төзүдә турыдан-туры катнаштым, Ульяновскида Әюп хәзрәт Дебердиев авырып киткәч, 4 ай буена мөфти вазифасын үтәдем. Иң авыр, катлаулы чорлар иде ул. Хәтта миңа анда янадылар да. Шулай да Мәскәү һәм Үзәк өлкәсе мөфтие итәрләр дип һич уйламаган идем. Тәлгат хәзрәт тә, башка мөфтиләр дә хикмәтле кешеләр. Алар юкка гына мондый карарга килмәгәннәрдер. Эшләп карыйк. Нәрсә килеп чыгар — анысын вакыт күрсәтер. Әңгәмәдәш — Хатыйп ГӘРӘЙ
Добавил: redaktor | Рейтинг: 0.0/0 |






Карта Чебоксар

Карта Чувашии

Официальный сайт Всемирного конгресса татар

Всемирный форум татарской молодежи

Официальный сайт татарской общины Самарской области

Татарский независимый портал

Татарский Всемирный сервер

TATARICA - татарский мир

Первый сайт астраханских татар

Татары Урала

Татары Башкортостана

Общение в татарском мире

Агенство Татарстана по массовой коммуникации

Караоке по-татарски

Совет деревни Урмаево

Общественная организация «Национально-культурная автономия татар Чувашской Республики»

Список членов Совета общественной организации «НКАТ ЧР» на 2008год

Сведения об истории татарской диаспоры Чувашской Республики

Татарское население районов и городов Чувашской Республики по данным переписи населения 2002года

Татарские творческие коллективы Чувашии


Наши друзья:
Проекты CRM Документы http://tokaevo.ucoz.ru
http://www.umma.ru
http://tatar-congress.org
http://muslime-penza.ru/
Сайт создан в системе uCoz
2008 © Духовное управление Мусульман Чувашской Республики