Духовное Управление Мусульман Чувашской Республики -
«  Июль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031



Мусульманские праздники

Код нашей кнопки для вашего сайта

Духовное Управление Мусульман Чувашской Республики



Просто скопируйте этот текст в html-код своей странички. Код валиден и содержит только ссылку на наш сайт и изображение самой кнопки.






Яндекс.Погода
Главная » 2011 » Июль » 24 » Чичкан авылының мәчетенә 20 ел тулу уңаеннан зур бәйрәм узды.

 Чичкан авылының мәчетенә 20 ел тулу уңаеннан зур бәйрәм узды.

    Чичкан авылы халкы  бүген Татарстаннан һәм  Чувашстанның  төрле районнарыннан килгән кардәш-милләттәшләрне, дусларны, кунакларны кабул итте. Авылның яңа мәчетенә 20 ел. Дөрес, авылда 150 ел өлек  үк мәчет булган, тик алар ил шаукымы белән, советлар заманында,  җимерелгән, ваттырылган. Дингә карашның уңай якка китү белән Комсомол районында беренче булып яңадан мәчетләр торгызыла башлый, беренче Урмай авылында булса , икенчесе Чичкан авылында салына. Бу эшнең башында Рахимулла абзый була. Авыл картлары  һәм җәмгатьчелек белән Чичкан авылының иске зыярат җирендә кыска вакытта ике этажлы мәчет эшләнеп куела. Бүген бу мәчет, авыл мәхәлләсе булып формалашып җирле мөселманнарга хезмәт итә. Мәчет тирәсендә мәдрәсә оешып балаларны  һәм олыларны укыта башлыйлар. Авылның имамы, Чувашстан мөселманнары диния нәзарәте казые , отставкадагы полковник, Чичкан авылы халкының иң дәрәҗәле кешеләрнең берсе, үзенә йөкләнеп алган эшне, чын күңеле белән эшли. Авылның иҗтимагый киңәшмәсе, рәисе Нәбиулла Сәмигуллович Идиятуллин, мәчетнең һәм мәхалләнең актив кешеләре белән Чичкан авылына яңа сулыш өрәләр. Чичкан авылының үзенең гомуми белем бирү мәктәбе, Комсомол район сәнгать мәктәбенең татар фольклор   бүлеге филиалы, мәдрәсә бергә эшләп төрле чаралар үткәреп авылга дан салалар.

Бүген исә, мәчетнең 20 еллыгына биш корбан чалып кунаклар чакырганнар. Ничә көн авыл хатын-кызлары бик зурдан, мул итеп өстәл әзерләгәннәр. Күп кенә Чичкан халкы һәм тирә-якта яшәүчеләр, бәйрәм үткәрер өчен, үзләренең хәләл акчаларын биргәннәр.

Бәйрәмнен концерт программасы белән  "Дуслык” исемле балалар фольклор ансамбле башлап җибәрде. Программада мөнәҗҗәтләр, Ходайны һәм халкыбызыны мактаулы, зикер җырлар яңгырады. Киемнәре дөрес, җырлаулы югары сыйфатлы итеп башкарылды.

Төп бәйрәм программасын башлап җибәрер өчен Сәетзада хәзрәт үзе алынды. Алдында урам тулы ак яулыклы әби-апаларны, хатын-кызларны, түбәтәйле ир-атларны, балаларны, ерак юлны якын итеп килгән кунакларны күргәч, беречне сүзләрендә үк күзләре яшьләнде, тамак төбе төерләнде.... Ул елап җибәрде. Бу чын  горур , бәхетле, шатлыклы , чын ир кеше күз яшьләре иде. Булышлыкка Чувашстан мөселманнары диния нәзәрате мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов чакырып мөфти тантананы үзе ләвам итте. Чын оратор, сөйләү сәнъгате остасы, күп трибуналарда  дан тоткан Әлбир хәзрәт бик тәфсилләп Чичкан авылының мәчетләре турындагы тарихны , аның эше турында сөйләп бирде. Шулай ук , авыл поселениясе башлыгы Юрий Геннадьевич Лукиянов, авыл  хуҗалы оешмасының башлыгы Василий Петрович бәйрәмгә килгән халыкны котладылар, үзләренең ике-авылның, Чичкан һәм Цурацык авылларының һәм ике милләтнең үз-ара тату яшәүнең сәбәбе, динле, гореф-гадәтле, телле, мәдәниятле, эш сөючән булуда дип белдерделәр. Василий Петрович:”Без үзебездә аңлап җиткерә алмыйбыз, нинди кадерле кунакта булганыбызны. Шундый ак йөзле, дустанә, мәрхәбәле һәм мөхәббәтле монда халык. Иң шатлыклысы, барысыда үзебезнеке.” Котлау сүзләре күп булды, татар авылларыннан килгән имамнар, Казанннан килгән галимнәр, иҗтимагый үзәкләрдән килгән җитәкчеләр, бик күп булды. Авылның иң олы дәрәҗәле кешеләрнең берсе, авыл тормышына битараф булмыйча, дин, белем бирү эшләрендә, мәдәният һәм спорт эшләрен җанландырып баручы, Комсомол  район собраниясе депутаты, республикада танылган  "Слава картофелю” оешмасы директоры Хасиятулла Идиятуллин да горурлык хисләре белән авылдашларын һәм килгән кунакларны котлады, киләчәктә тагын да булышып бердәм яшәргә тәкъдим ясады. Казаннан килгән галим Илдус Әмирхан, икенче көн инде, татар дөньясына зур позитив  оеткы бирүче Тукай, Урмай, Чичкан авылларында булганына сөенеп , бәйрәмгә килгән халыкны  мактап, татар халкына мәдхия укыды, үзенең чын күңелендә туган хисләрен килгән кунакларга  җиткезде.

Чувашстан мөселманнары диния нәзәрәте, республиканың милли-мәдәни мөхтәрияте белән Чичкан авылы поселениясендә, дини эшләрдә актив катнашучыларга "Рәхмәт хаты” язуын тапшырды.

Соңыннан халык дога укып мәчеткә корбан ашына керделәр. Өстәлдә ни генә юк, бик зур итеп, мул итеп аш-су хәстәрләгәннәр. Йөзләгән кеше бер вакытта өстәлләр артына утырып корбан ашыннан авыз итте, башка сый-хөрмәттән сыйландылар. Бу эшкә Сәетзадә хәзрәт кенә түгел, Чичкан авылы халкы шатлыклы күз яшьләренә төелгәндер. Булдырдыгыз, ӘФӘРИН кардәшләребез! Фәрит Гыйбатдинов.

Добавил: redaktor | Рейтинг: 0.0/0 |






Карта Чебоксар

Карта Чувашии

Официальный сайт Всемирного конгресса татар

Всемирный форум татарской молодежи

Официальный сайт татарской общины Самарской области

Татарский независимый портал

Татарский Всемирный сервер

TATARICA - татарский мир

Первый сайт астраханских татар

Татары Урала

Татары Башкортостана

Общение в татарском мире

Агенство Татарстана по массовой коммуникации

Караоке по-татарски

Совет деревни Урмаево

Общественная организация «Национально-культурная автономия татар Чувашской Республики»

Список членов Совета общественной организации «НКАТ ЧР» на 2008год

Сведения об истории татарской диаспоры Чувашской Республики

Татарское население районов и городов Чувашской Республики по данным переписи населения 2002года

Татарские творческие коллективы Чувашии


Наши друзья:
Проекты CRM Документы http://tokaevo.ucoz.ru
http://www.umma.ru
http://tatar-congress.org
http://muslime-penza.ru/
Сайт создан в системе uCoz
2008 © Духовное управление Мусульман Чувашской Республики