«  Август 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031



Мусульманские праздники

Код нашей кнопки для вашего сайта

Духовное Управление Мусульман Чувашской Республики



Просто скопируйте этот текст в html-код своей странички. Код валиден и содержит только ссылку на наш сайт и изображение самой кнопки.






Яндекс.Погода
Главная » 2010 » Август » 9 » Чувашстан Мөфтиятенең Рамазан Шәриф тәбриге

 Чувашстан Мөфтиятенең Рамазан Шәриф тәбриге

Мөхтәрәм хәзрәтләр, мөтәвәллият әгзалары, газиз мөселман кардәшләребез! Чувашстан Җөмһүрияте Мөселманнары Диния Нәзарәте һәм аның барлык мәхәлләләре исеменнән сезне вә бөтен мөселман кардәшләребезне 2010 - ынчы елның Рамазан ае башлану белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Аллаһ Раббыбызга сансыз мактау вә хамде-сәнәләребез булсын . Ун ике айның солтаны булган Рамазан-Шәриф аена ирештереп гөнаһлардан пакланырга, Үзенең ризалыгын казанып хәерле изге гамәлләр кылып күп савапларга ирешергә тагын бер мөмкинчелек бирде. Пәйгамбәр саллаллаһү галейһи вә сәлләм үзенең мөбәрәк бер хадисе-шәрифендә боера ки "Кем дә кем Рамазан ае килде дип сөенсә аның үткән гөнаһлары гафу ителер” вә давам итеп "Әй Кешеләр!” Бөек һәм мөбәрәк булган бер ай килде. Бу ай эчендә мең айдан да хаерлерәк булган Кадер кичәсе бардыр. Аллаһы Сөбханә вә Тагалә бу айда уразаны ир-ат вә хатын-кызларга фарыз һәм кичләрендә намаз кылуны бигрәктә күркәм кылды. Бу айда эшләгән һәр бер нәфилә гамәл-хаердер, калган айларда үтәгән бер фарыз гамәл кебектер вә бу айда эшләгән бер фарыз гамәл калган айлардагы җитмеш фарызга тиңдер. Бу ай мөселманнар арасында ярдәмләшү һәм ризыкның бәрәкәтле вә мул булганы айдыр. Кем бу айда бер уразалы кешене ифтар кылдырса бер кол азат иткән кадәр савап казаныр һәм дә бөтен гөнаһларыныың гафу ителүенә сәбәб булыр. Пейгамбәр әфәндебезнең иң бөек мөгҗизәсе булган Коръән-Кәрим бу айда индерелгәне өчен, бу айда изге китабыбызны уку һә аны укып чыгу яки хатем кылу бөек фазиләт һәм зур әҗерле гамәлләрдән санала. Мөхтәрәм мөселман кардәшләр бу 2010 елда Корьән Кәрим иңә башлуга 1400 ел тула. Аллаһ Раббыбыз барчаларыбызга да Үзенең ризалыгына ирешергә һәм күп хәерле изге гамәл кылып киләчәктәдә тагын күп шатлык сөенечләр белән тулган Рамазан Шәриф аен каршы алырга насыйп кылсын. Тулы күңелебез һәм ихласыбыз илә хөрмәтләп сезгә хаер дога теләп Чувашстан Җөмһүрияте Мөселманнарның Диния Нәзәрате рәисе, Русия Баш Мөфтиенең беренче урынбасары, Русия Җәмгыять палатасы әгъзасы, Мөфти Альбир хәзрәт Крганов Газиз кардәшләребез! Илебез өстендә олы Аллаһның сонавы булган янгыннар бәласыннан сакланырга, бәла ирешкәннәргә, кулган килгәнне ярдәм күрсәтергә чакырабыз. Пәйгамбәребез "Ятканда утларыгызны сүндереп ятыгыз”, дигән хадисенә күрә дә янгын чыгу ихтимал булган хәр нәрсәдән сак булырга кирәк. Янганнарга халыктан җыеп мы, йә мәчетләрдә булса аннан, йәрдәм күрсәтү безнең кешелек бурычыбыз. Пәйгамбәребезнең хадисен дүрт мәзхаб имамныры әйткән бит: "Намаз укып торганда арттан берәү монда мөселманнар бармы, йәрдәм кирәк дип өндәшсә, берседә йәрдәм күрсәтмәсә барысыда утта дигән”. Шәриф Рамазан ае башлана мәчетләрдә, тәравихларда, мәҗлесләрдә Аллаһдан хаҗәт намазлары укып шифалы янгырларын сорыйк. Бәлки Раббыбыз шәт Рамазан ае, Корьән иңгән ае хормәтенә догаларыбызны кабул итәр. Шуны әйтәсе килә, кай берәүләр гонах шомлыкларга күрә бу, дип кешеләрдә гаеп эзләргә керешә, шулай, языклар да юк түгел дөньяда, адәм балаларында, дөнья дингезендә йөзеп бердә су тимичә булмый, ләкин хәр кайсыбызга шәхсән үзләребезгә тәүбәләр кылырга кирәк. Кеше гаебен тикшерүдән артык үзебезне уйларга кирәк. Сәүдәдә гадел булырга кирәк. Ләкин шуны да онытмыйк, китапларда "Әгәр Аллаһ бәндәләрне гонахларына күрә газапласа җир йөзендә беркем калмас иде” диелгән. Рамазан ае олы форсат ае, мәчетләдә хатем укуны оешторыйк, яки имамнар үзләре укысада була, тәүбәләр итик, мәкбул булырдай догалар кылыйк, изгелектә гомеребезне үткәрергә иҗтихад итик. 10 август беренче тәравих, 11 –нче август беренче уразага башлыйбыз. Мөбәрак булсын, бәйрәм белән барчагызны.

Добавил: DiVa | Рейтинг: 0.0/0 |






Карта Чебоксар

Карта Чувашии

Официальный сайт Всемирного конгресса татар

Всемирный форум татарской молодежи

Официальный сайт татарской общины Самарской области

Татарский независимый портал

Татарский Всемирный сервер

TATARICA - татарский мир

Первый сайт астраханских татар

Татары Урала

Татары Башкортостана

Общение в татарском мире

Агенство Татарстана по массовой коммуникации

Караоке по-татарски

Совет деревни Урмаево

Общественная организация «Национально-культурная автономия татар Чувашской Республики»

Список членов Совета общественной организации «НКАТ ЧР» на 2008год

Сведения об истории татарской диаспоры Чувашской Республики

Татарское население районов и городов Чувашской Республики по данным переписи населения 2002года

Татарские творческие коллективы Чувашии


Наши друзья:
Проекты CRM Документы //tokaevo.ucoz.ru
http://www.umma.ru
http://tatar-congress.org
http://muslime-penza.ru/
Сайт создан в системе uCoz
2008 © Духовное управление Мусульман Чувашской Республики